(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан 93 меңгә якын хатын-кыз барысы бергә 892 миллион сум пособие алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «1 июльдән иртә срокта медицина исәбенә баскан йөкле һәм мохтаҗ дип танылган хатын-кызлар яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык пособие алачак. 13 сентябрьгә 93 меңгә якын хатын-кызга 892 миллион сумлык пособие билгеләнгән инде. 2021 елда мондый ярдәмне 410 мең йөкле хатын-кыз алачак дип фаразлыйбыз», — диде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путинның РФ хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» җитәкчелеге белән киңәшмәсендә. Йөклелек буенча пособиеләрне алу өчен гариза язарга кирәк түгел.