(Казан, 2 июнь, «Татар-информ). Россия Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеген искәртте һәм ил халкын яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Вакцинация — бик мөһим әйбер, без сезнең белән бу хакта күп тапкыр сөйләштек. Мин хәтта, булдыра алганча, бу процесска ярдәм итәргә, сезгә вакцинация буенча тиешле нәтиҗәләргә, максатларга һәм күләмгә ирешүдә ярдәм итәргә тырышам», — диде дәүләт башлыгы хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә барышында вице-премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итеп. «Белгәнегезчә, мин үзем дә вакцинация уздым һәм барлык гражданнарны да моны эшләргә чакырам», — дип өстәде Путин. Россия Президенты коронавирустан прививканы язын ясатты. Аның сүзләренчә, прививкадан соң табиблар анда яхшы иммунитет барлыкка килүен әйткән. Шул ук вакытта ул үзенә кадаган вакцина исемен әйтмәде. Аның сүзләренчә, бу хакта аның табибы гына белә.