Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриев «Бердәм Россия» праймеризында катнашты
(Казан, 30 май, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Бердәм Россия» праймеризында тавыш бирде.
Рөстәм Нуриев «Бердәм Россия» сәяси партиясе праймеризында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда партиядән кандидатлар өчен онлайн-режимда тавыш бирде, дип яза район басмасы.
«Тавышымны электрон рәвештә бирдем. Бүген сайлау участокларында булдым, аларның эшен карадым», — дип билгеләп үтә район башлыгы үз Инстаграм социаль челтәрендә.