(Казан, 30 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү чарасында катнашты. Бу хакта «Туган як» газетасы яза. Гафаров Иске Чүпрәле авылы үзәк хисап участогында тавыш бирде. Участок район мәдәният йортында оештырылган. Муниципалитет башлыгы сүзләренчә, праймериз — кандидатларның иң яхшыларын билгеләү өчен тагын бер мөмкинлек ул. «Әгәр без фикеребезнең мәсьәләләрне хәл иткәндә исәпкә алынуын телибез икән, җаваплы булу һәм гражданлык активлыгын күрсәтү мөһим», — дип искәртте ул.