Тарихчы: Тарихны елъязмаларга гына нигезләнеп язу дөрес түгел
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов тарихны елъязмаларда империк идеология чагылуын, аңа нигезләнеп язуны дөрес түгел дип саный.
«XV–XVI гасырларда елъязма язучылар XVI гасырда ахырзаман булыр дип ышанган. Шуңа күрә „югары көчләр“ өчен бөек патшаны яхшы яктан гына яктырта торган тарих язганнар. Елъязмалардагы вакыйгалар да бары бер яклы гына язылып барган. Миңа калса, тарихны елъязмаларга нигезләнеп язу дөрес түгел. Без тарихның чынында нинди булганын белә алмыйбыз», — диде ул Милли китапханәдә үткән тарихи бранчта.
Булат Рәхимҗанов сүзләренчә, Россия Империясе хакимиятенә якын булган Николай Карамзин һ.б. тарихчылар рус елъязмалары белән эш итә.
«Алар рус халкын цивилизацияләү ролен үтәүче төп халык итеп карый. Һәр тарихи чыганак билгеле бер максат белән языла. Елъязмалар хронологик тәртиптә языла, тарихчылар өчен бу бик уңай», — диде тарихчы.