Алабугада котельнаяда авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада котельнаядагы авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 14.15 сәгатьтә Алабуганың үзәк котельнаясында авария турында хәбәр килгән. Шуннан соң, котельнаяда эш тукталгач, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең илле меңгә якын өлеше җылылыксыз калган.
Аварияне төзәтеп бетерүгә 34 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.