Владимир Путин: Пандемия дөнья икътисады үсешенә тискәре йогынты ясады
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Пандемия дөнья икътисады үсешенә тискәре йогынты ясады һәм рецессиягә китерде. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре икътисады уртача 3,2 процентка түбән тәгәрәячәк. Россия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре лидерлары катнашындагы утырышта шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавирус пандемиясе икътисад үсешенә тискәре йогынты ясады һәм глобаль рецессиягә китерде. Әлбәттә, кыенлыклар безнең оешманы да урап узмады. Исәпләүләр буенча, 2020 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы илләре икътисады уртача 3,2 процентка түбән тәгәрәячәк. Бу дөнья күләмендәге күрсәткечкә караганда кимрәк, һәрхәлдә, фаразлар шундый», - диде ул саммитта.