Көнчыгыш Төркиядә үскән күрәгәне барлыгы 115 илгә экспортлыйлар
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш Төркиянең Малатья провинциясендә барлыгы 8 миллион абрикос агачы үсә. Биредә үскән күрәгә барлыгы 115 илгә экспортлана. Дөньяда күрәгә экспортының 85 проценты Малатья провинциясенә туры килә. Бу хакта « А надолу» сайты хәбәр итә. Биредә 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 31 юиленә кадәр, ягъни бер ел эчендә 252 661 миллион доллар сумга 96 400 мең тонн күрәгә экспортланган. Бу күрәгәнең төп экспортерлары — АКШ, Франция һәм Германия. Россия дүртенче урында. Төркиядә барлыгы 17 миллион абрикос агачы үсә, диелә бу хәбәрдә.