Татарстанда мошенниклыкта шикләнелеп, спорт мәктәбе директоры тоткарланган
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Мошенниклыкта шикләнелеп, Татарстанда спорт мәктәбе директоры тоткарлана. Спорт мәктәбендә пони сатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан спорт мәктәбендә «гамәлдән чыгарып», законсыз рәвештә 10 мең сумга пони сатканнарын хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта мәктәпкә алтмыш мең сумлык зыян китерелгән.
Бу уңайдан «Ат спорты буенча республика балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе»нең 34 яшьлек директоры мошенниклыкта шикләнелеп тоткарланган. Күрсәтмәләр бирүдән хатын-кыз баш тарткан.