(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Ид әл-Адха — Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе һәм намазлары узды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Мәскәүдә Корбан гаете көнне бәйрәм намазы быел Җәмигъ мәчетендә генә үтте. Гает намазын Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов үткәрде. «Ачылганнан бирле бер генә көнгә дә — сугышлар һәм революцияләр көннәрендә дә, бөтендөнья пандемиясе вакытында да үз ишекләрен япмаган Мәскәү Җәмигъ мәчете мөнбәреннән барлык мөселманнарга мөрәҗәгать итәм. Сезне бу изге бәйрәм белән Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы исеменнән сәламләү һәм котлау — минем өчен зур мәртәбә. Корбан бәйрәме хәер-фатихалы булып, барыбызның да изге гамәлләребез кабул булуын телим», — диде Дамир хәзрәт Мөхетдинов. Корбан гаетеннән туры трансляция «Россия 1» федераль телеканалыннан алып барылды.