Мартта нинди яшелчә рассадаларын утыртып өлгерергә кирәк
Март — күп кенә яшелчә культураларын чәчү һәм бакчаны сезонга әзерләү өчен иң уңай вакыт. Помидор, борыч һәм баклажанны инде утыртырга мөмкин, әмма быел аларны өйдә үстерү хәерлерәк, чөнки кайбер урыннарда әле кар ята, ә туфрак җитәрлек җылынмаган, дип аңлата агроном Михаил Воробьев. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Белгеч сүзләренчә, әлеге культураларны сайлау аларның үсү чоры озын булуы һәм билгеле бер вакытта өлгерергә тиешлеге белән аңлатыла. Биек булып үсә торган помидорлар, борыч һәм баклажан шытып чыкканнан соң 110–120 көннән җимеш бирә башлый.
«Помидор, баклажан һәм борычның үзенчәлеге шунда: аларның үсү чоры озын. Гади исәп күрсәткәнчә, әгәр бу яшелчәләрне, мәсәлән, 1 майда гына чәчсәк, беренче уңыш август ахырында гына булачак», – дип аңлатты Воробьев.
Агроном ассызыклаганча, үсентеләрне әкренләп тышкы шартларга күнектерергә кирәк. «Алар теплица шартларында үсә диярлек. Өйдә җил юк, шуңа күрә үсемлекләргә дымны саклау кирәк түгел. Өстәвенә тәрәзә пыяласы ультрашәмәхә нурларын үткәрми, ә алар үсемлекләрдә пешү китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә үсемлекләрне ачык һавага — тәрәзә төбенә, балконга яки һава торышы яхшы булса, бакчага чыгарып торырга кирәк», – дип аңлатты белгеч.
Ул башта мондый чыныктыруны кыска вакытлы итеп, болытлы һавада башларга, аннары акрынлап кояшта булу вакытын арттырырга киңәш итте.