«Балаларымны карап торып яндырдык...»: Апаста янгында үги ата һәм 14 яшьлек бала һәлак
Кичә Чирмешәндә, янәшә ике кабер казылган, Айрат белән Рафис абыйның шундый фаҗигале үлеме якыннары һәм авылдашларына аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир иткән. Айрат Гайнуллинны да, аны тәрбияләп үстергән үги әтисе Рафис Гыймалетдиновны да авыл халкы бер генә йомышны да кире бормый торган ярдәмчел, искиткеч тәрбияле, тыйнак кешеләр буларак искә ала.
Әлбәттә инде, хәзерге вакытта иң кыены – уллары Рафисны һәм оныклары Айратны кара гүргә иңдергән Хәтимә апа белән Вазыйх абый Гыймалетдиновларга. Дүрт бала тәрбияләп үстергән әти-әни уллары һәм оныкларын югалту ачысын бик авыр кичерәләр, дарулар, уколлар белән генә торалар. Бик авыр вакыты булса да, без Рафиснең бертуган сеңлесе Гөлия белән элемтәгә керә алдык.
«Дәү әни, янабыз, дип әнинең телефонына шалтыраткан»
Фаҗига иртәнге якта булган. Тикшерүчеләр янгын ут чыбыгыннан чыккан дип фаразлый. Ничек, ни рәвешле булганын әлегә үзебез дә төгәл генә белеп бетермибез. Нәрсәдер уйлар хәлдә дә түгелбез. Әле йорт яңа иде бит. Абый, һәр кадагын үзе кагып, күтәргән иде, – ди Гөлия.
Гөлиянең абыйсы әти-әниләре йортыннан бакча аркылы гына яшәгән.
Кичтән, әниләргә кереп, ашап-эчеп чыкканнар әле алар. Инде иртәнге якта Айрат: «Дәү әни, янабыз», - дип әнинең телефонына шалтыраткан. Янәшәләрендә яшәүче икенче абыебыз шунда ук чыгып чапкан. Ләкин ул барып җиткәндә соң булган инде. «Йорт дөрләп яна иде, берни дә эшли алмадык», - дип сыкрый абый. Әниебез дә: «Балаларымны карап торып яндырдык», - дип өзгәләнә… Ул ут эченә керә, ничек тә ярдәм итәрлек булмаган шул инде туганнарыма…Янгын сүндерүчеләр Айратны эчтә, абыйны ишек төбендәрәк табып алды… Төрлечә уйлап карыйбыз. Шул төтен эчендә бер-берсен эзләгәннәрдер инде... Чын дөресен хәзер үзләре дә, бер Аллаһы Тәгалә генә белә инде, - дип, күз яшьләре аша сөйли боларны безгә Гөлия.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
«Айратны үз баласы кебек тәрбияләде»
Рафис Гыймалетдинов өйләнгәндә, әнисе белән алар йортына килгән Айратка нибары 6 ай гына була әле. Уртак балалары булмаса да, Рафис абыйга «әти» исемен йөртү бәхетен нәни Айрат бүләк итә. Җаныннан артык күреп, бөтен назын биреп тәрбияли Рафис абый улын. «Кан тартмаса, җан тарта», - диләр бит. Гөлия сүзләренчә, бала да үги әтисен чын күңелдән ярата. Хәтта, моннан бер ел элек әнисе башка гаиләгә чыгып киткән чакта да, әтисе янәшәсендә калуны кулай күрә.
Абый белән Айрат тормышта да аерылмас якын иделәр. Хатыны белән аралары суынып, аерылышкач та, абый: «Мин Айратны беркемгә дә бирмим. Айраттан башка яши алмыйм», – дигән иде. Менә, соңгы юлга да икесен бергә озатабыз… Икәүләшеп китеп бардылар…
Рафис абый Айратны үз баласы кебек тәрбияләде, бер кешедән дә кыерсыттырмады, авыр сүз әйттермәде. Бөтен теләгән әйберен алып бирде. Айрат үзе дә аңа «әти» дип кенә торды. Әнисе киткәннән соң да, китәсе килмичә, әтисе янында калды бит ул. Алып китәрләр дип тә бик борчылды. Минем әти-әни дә Айратны үз оныклары кебек күреп яраттылар. Айрат гел аларда булды. Минем балалар кунакка кайткач, алар янына керә иде. Бергә үстеләр дип әйтсәм дә ялгыш булмас.
Абый үзе бик ярдәмчел, тырыш кеше иде. Такта эше белән шөгыльләнде, үзенең пилорамы бар иде. Эшли башласа, кулы кулга йокмады. Үзләренә өр-яңа йорт җиткерүдән тыш, әниләрнең нигезен дә төзек тоту өчен күп көч куйды. Әле узган ел гына идәннәрен җәйде, бүлмәләр бүлеп, бәдрәф тә ясаган иде. Инкубатор куеп чебиләргә кадәр чыгара иде ул. Бакчасында нәрсә генә үстерми иде. Нәрсәгә тотынса да, кулыннан гөлләр тама торган кешеләр була бит. Рафис абый шуларның берсе иде, - дип искә ала Гөлия туганын.
«Тагын бик күп шигырьләр яздым әле, дигән иде»
Рафис белән Айрат коллегабыз, ТНВ телеканалы журналисты Алсу Әсхәдуллинаның да туганнары.
Алсу Рафис Гыймалетдиновның тагын бер сәләте булуын билгеләп үтте. Ул бик тә иҗади кеше булган, шигырьләр язарга яраткан. Инде бер шигырьләр җыентыгын чыгарырга да өлгергән булган.
Туганнарым белән белән соңгы күрешүебез 8 март көнне булды. Казаннан Гөлия дә кайткан, бәлешләр пешергән иде. Кичке якта төп йортта җыелдык. Айрат килеп керү белән: «Чәчәк апа», - дип кочаклап алды. Рафис: «Тагын бик күп шигырьләр яздым әле, аларны да туплап чыгарасы булыр», - дип сөйләп торды. Шуларны укып, шаярышып, көлешеп, рәхәтләнеп кич утырган идек. Соңгы күрешүебез булыр дип кем уйлаган бит. Туганнарыбызның шулай китеп баруы әлегә беребезнең дә башына сыймый. Мин фаҗига урынына бармадым, җәсәдләрен дә карамадым. Икесен дә күңелемдә соңгы очрашуыбыздагы сыман елмаеп-көлеп торган килеш саклыйсым килә, - диде Алсу Әсхәдуллина.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
«Авылыбызда бөтен кешенең күзендә яшь»
Айрат быел Чирмешән урта мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлыйсы булган. Фикерләрен туплау бик кыен булса да, Айрат турындагы истәлекләре белән аның сыйныф җитәкчесе Люция Нәҗмиева да уртаклашты.
Айрат кебек ачык, йомшак күңелле, ярдәмчел бала башка булмас. Чып-чын самими, һәр нәрсәгә чын күңелдән ышанучан… Беркемгә үпкәли, ачу саклый белмәде. Көнгә ун күрешсәң, ун тапкыр исәнләшә торган, киң күңелле егет… Гөрләтеп яшәргә тиешле бала иде, шушы бәхетсезлек килеп чыкмаса…
Шимбә көнне ахыргы дәрестә үземдә булды. Класслары белән «Мин яратам сине, тормыш» дигән җырны өйрәндек. Телефоннан сүзләрен карап, кычкырып-кычкырып җырлап утырды Айрат шул җырны.
Кем булырга телисең дигәч тә: «Белмим шул әле, шофердыр инде», - дип куя иде. Күп сөйләшмәде үзе. Техниканы бик яратты инде. Әле шушы көннәрдә әтисе алып биргән мотоцикл турында: «Алып чыгам, глушительләрен карыйсы бар», – дип йөргән.
Ике сыйныф берләшеп, «Тату класс серләре» дигән бәйге уздырган идек. Шунда Айрат белән әтисе шундый матур итеп килделәр. Балалар белән әзерләгән спектакльдә дә Айрат үз ролен искиткеч итеп башкарды. Анда да кыерсытылганнарны яклый торган рольне сайлап алган иде. Авыл сәхнәсендә куйганда, бөтен авыл хәйран калды үзләренә. Шушы спектакль белән конкурска барырга әзерләнгән идек. Балалар инде: «Айраттан башка бармыйбыз», - диләр. Зурмы ул, кечкенәме – бөтен бала белән уртак тел таба торган иде шул Айрат. Бүген авылыбыздагы бөтен кешенең күзендә яшь. Мәктәбебез елый…. Бүген менә Казаннан җәй буе бергә уйнап үскән дуслары да җыелып кайтканнар. Озатырга дип көтәбез… Үзенең елмаюы белән күңелләребездә мәңге яшәр ул бала, - диде Люция Нәҗмиева.
Рафис Гыймалетдинов һәм Айрат Гайнуллиннарның якыннары, туганнары, дусларының авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәт түрләрендә булсын, Аллаһы Тәгалә барчагызга да күркәм сабырлыклар насыйп итсен.