Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фирдүс Тямаев авыр чагын искә ала: «Авариягә эләктем. Миллионлаган бурычлар белән...»

Фирдүс Тямаев үзенең бик тә популяр «Язмыштан юк узмыш» җырын яңартып яздырган. Артист социаль челтәрләрдә аның кызыклы язмышын да сөйләде.

Бу җырны кем хәтерли? Аның белән бәйле нинди истәлекләрегез бар?

Мәсәлән, мин үземнең яшьлегемне искә төшерәм. Мин бу җырны 2002 елда, 19 яшемдә яздым. Иң кызыгы - халык җырны белсә дә, кем башкарганын белми иде.

Шундый очрак булды: автобуста кайтып барам, бер кызның рингтонында шушы җыр яңгырый. Мин сөендем инде, үземне йолдыз итеп хис иттем. «Моны кем җырлый?» – дим аңа елмаеп. «Әй, ниндидер мужик», - ди. Менә ул вакытта минем популярлыкның дәрәҗәсе.

Мин нигәдер нәкъ шушы җыр миңа танылырга ярдәм итәр дип уйлаган идем. Ләкин ялгышканмын, бу җырны кем башкарганын беркем дә белми иде.

2006 елда мин бу җырга клип төшердем. Бу клиптан соң үземне таный башларлар дип уйладым. Әмма, нәкъ җырдагыча: «Язмыштан юк узмыш»...

2007 елда мин бик җитди авариягә эләктем. Аңымны югалттым, машина яна башлады. Шул мизгелләрдә колагымда әлеге җыр яңгырап торды. Күзләремне ачам, мине машинадан чыгаралар. Машинаны ремонтларлык түгел, карьерам түбән тәгәри. Мин миллионлаган бурычлар белән машинасыз һәм эшсез, ләкин шушы җырым белән калам.

2012 елда язмыш миңа эстрадага менү өчен тагын бер мөмкинлек бүләк итә. Мин күтәреләм, ләкин башка җыр белән. Үземнең сольный концертларымны куя башлыйм. Әлеге җырымны башкарганда халыкның эмоцияләре ничек үзгәргәнне күрәм…. Алар телефоннарын чыгарып мине төшерә һәм: «Бу җырны Тямаев башкарамыни?» - дип пышылдаша башлыйлар. 10 елдан соң серләр чишелә. Әйе, аның башкаручысы мин!

Сезгә киңәш – язмыш ничек кенә сынаса да, беркайчан да бирешмәгез, максатыгызга таба барыгыз.

Нәкъ 23 елдан соң мин бу җырга яңа тормыш бүләк иттем. Тиздән барлык мәйданчыкларда тыңларга мөмкин булачак», - дигән Фирдүс.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus