Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфаларга таба: Әлмәт театры, 12 еллык тәнәфестән соң, Уфага гастрольләргә бара

Әлмәт театры өчен быелгы сезондагы иң зур вакыйгаларының берсе – Уфа гастрольләре. Апрель аенда алар Уфаның ике театры сәхнәсендә – «Нур» татар дәүләт театрында һәм Гафури исемендәге башкорт дәүләт академтеатрында чыгыш ясаячак.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева:

Безнең өчен бу бик мөһим һәм бик җаваплы эш. Чөнки без Уфа тамашачысыннан 12 ел аерылып тордык. 2014 елдан соң, бер тапкыр да барганыбыз юк дисәм, гастрольләргә бармадык, ләкин моннан 2 ел элек бер юлы ике фестивальгә алындык. Берсе – халыкара статуслы «Туганлык» фестивале иде, икенчесе – без күп еллар катнашып килгән «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» фестивале. Без анысында гран-при алдык. Нәкъ менә Уфада булуы белән дә ул безгә бик кадерле булды. «Туганлык» фестивалендә күрсәтелгән «Алтынчәч» спектакле буенча да бик күп җылы сүзләр ишеттек, ә Мәдинә Гайнуллина Тугзак ана роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә лауреат булды. Шуннан соң безгә Уфага юл ачылды дип саныйбыз. Минем «Өзелгән көй» спектакленә Уфадагы татар җәмәгатьчелеген чакырасым килә – күрсеннәр иде, – ди.

Әлмәт театры белән Башкортстан театрлары дуслыгы күп еллар дәвам итә. Театрның ике артистына – Роза Салихова белән Фоат Зариповка Уфа гастрольләре вакытында «Башкортстанның атказанган артисты» исеме бирелгән булган.Театр 16 дәвамында Наил Гаетбайның «Кызлар килде авылга» комедиясен уйный – узган ел спектакльнең юбилеен үткәрделәр, драматург Наил ага үзе дә килгән иде. Башкорт режиссерлары да Әлмәттә спектакльләр куя. Театр репертуарында хәзер Гафури театры директоры булган Зиннур Сөләйманов куйган өч спектакль бара – «Яшь йөрәкләр», «Адашкан ир», «Сөюгә сусаганнар». Айрат Абушахманов Хәсән Сарьянның «Агыйделнең аръягында» әсәрен сәхнәләштергән иде. «Хәсән Сарьян – ни өчендер хаксызга онытылган прозаигыбыз, искиткеч матур телле. Айрат Абушахманов белән эшләве үзе бер мәктәп», ди Фәридә Исмәгыйлева.

Әлмәт театры белән Уфа театрлары гастрольләр алмашырга килешкән: Гафури театры Әлмәткә апрельдә киләчәк, ә «Нур» театры октябрь башында килә.

Әлмәт театры «Нур»га «Ул әле өйләнмәгән иде» (14 апрель. 19.00), «Кайда минем илем?» (15 апрель, 14.00), «Җиләкле җәй» (15 апрель, 19.00), «Өзелгән көй» 16 апрель, 14.00) , «Нечкәбил» (16 апрель, 19.00), «Курку» (17 апрель, 19.00) спектакльләрен алып бара.

27 апрельдән башлап Гафури театрында «Итальян», «Ат карагы» һәм «Җил артыннан» спектакльләре күрсәтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus