Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әгерҗедән Кадрия Гафарова 95 яшьлеген каршылый: «Гомерен яраткан эшенә багышлый»

Әгерҗе районында яшәүче тыл хезмәткәре Кадрия Гафарова бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның гомуми эш стажы 40 ел, шуның 37 елын ул тәрбияче булып эшләгән. Бу искиткеч педагогны районда күпләр ярата һәм белә.

«1964 елда Гафарова мәктәпкәчә белем бирү педагогика училищесын тәмамлый һәм гомерен яраткан эшенә багышлый. Элек балалар бакчалары иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшләгән. Әти-әниләр балаларын алырга өлгермәгәндә яки командировкага киткәндә, ул балаларны үз өенә кунарга алып кайткан», – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Тыл хезмәткәренең кызы Нурия Хәбирова (Гафарова) сүзләренчә, әнисе пенсиягә чыккач та «Алтын ачкыч» балалар бакчасында тагын тугыз ел хезмәт куйган.

«Кадрия Мулланур кызы – бәхетле хатын-кыз, аның искиткеч гаиләсе бар. Тормыш иптәше Зәкәри Ясәви улы белән 43 ел мәхәббәт һәм татулыкта гомер итәләр. Ул 1997 елда вакытсыз вафат була, әмма Кадрия аның истәлеге һәм мәхәббәте белән яши. Алар ике бала тәрбияләп үстерә. Кадрия ханымның хәтере бик яхшы, ул бүгенгә кадәр үзе тәрбияләгән балаларның һәм аларның әти-әниләренең исем-фамилияләрен хәтерли», – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Кадрия Мулланур кызы – бәхетле әби. Аның өч оныгы һәм җиде оныкчыгы бар, аларның икесе Испаниядә яши.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus