Казанда 18 яшьлек автоблогер кызга куркыныч маневрлар өчен штраф салганнар – видео
Казанда 18 яшьлек автоблогер кыз машинада куркыныч маневрлар ясаганын видеога төшергән һәм социаль челтәрләрдә тараткан. Хәзер аңа штраф салганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Видео 2025 елның 27 декабрендә Казан янындагы «Ромашка» бакчачылык ширкәте территориясендә төшерелгән. Кадрларда кыз 5 нче модельле «Жигули» автомобилендә дрифт ясый. Ул машинаның капоты өстендә утырган, шулай ук тәрәзәдән чыккан килеш автомобиль белән идарә иткән.
«Stop city racing» каналында урнаштырылган әлеге видеога Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибар иткән. Алар тиз арада йөртүченең шәхесен ачыклаган һәм аңа карата берьюлы 4 административ эш ачкан: юлда транспорт чарасының дөрес урнашмавы, пассажирларны салоннан чыккан килеш йөртү, иминлек каешын эләктермәү һәм ОСАГО полисы булмаган килеш йөрү.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук, шәһәр халкын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды, үзләренең дә, башкаларның да иминлеген кайгыртырга өндәде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә хокук бозуларны ачыклау максатыннан даими мониторинг алып барылуын искәрттеләр.