Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бәйрәмнәрдән соң организмны җайга салу өчен нәрсәләр ашарга?

Бәйрәмнәр дәвамында ашаганнан соң организмны яңадан үз халәтенә кайтару өчен яшелчәләр, үләннәр, җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр ашарга кирәк. Аз-азлап туклануга күчү һәм йокларга 3 сәгать кала кичке ашны ашау яхшырак, дип белдерә РИА Новости агентлыгына Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

Бәйрәмнәрдән соң нормага кайту өчен баланслы туклануга өстенлек бирергә, җиңелрәк һәм аз калорияле менюга күчәргә, физик активлык өстәргә кирәк. Баланслы туклану иммунитетны ныгытырга да ярдәм итәчәк.

«Витаминнарга һәм кирәкле микроэлементларга бай продуктлар – яшелчә, үлән, җиләк-җимештән баш тартмагыз. Кипкән җимешләр дә бик файдалы – аларда клетчатка, минераллар, микроэлементлар, витаминнар бар, әмма шикәр дә күп, шуңа күрә чаманы белергә кирәк», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Кичке аш йокыга кадәр 3 сәгатьтән дә соңга калмыйча булырга тиеш, аңа кадәр кефир эчергә мөмкин. Шул очракта, ихтыяр көче булганда, берникадәр вакыттан соң организм «аякка басачак». «Ашказаны-эчәк трактында уңайсызлык, баш авыртуы, хәлсезлек, косасы килү кебек билгеләр сизәсез икән, нәтиҗәлерәк чистарту процедуралары үткәрү файдалы. Әз-әзләп туклануга күчү яхшы: көненә 5-6 тапкыр кечкенә порцияләр белән ашагыз», – дип аңлата белгечләр.

Шулай ук авыр ризыклар: кыздырылган, тозлы, маринадланган ашамлыкларны, фастфуд һәм снекларны чикләргә киңәш ителә.

«Төп кыенлыкларның берсе – бәйрәмнәрдән соң йокы режимын торгызу. Көн саен бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга тырышып, гадәти йокы графигына акрынлап кайту мөһим», – ди белгечләр.

Әгәр бәйрәмнәр артык актив үтеп, хәзер мускуллар авырта икән, ял итәргә киңәш ителә. Гәрчә, ял дигәндә, атна буе диванда яту күздә тотылмый, көндәлек тәртипкә физик активлык өстәргә кирәк, мисал өчен, бу – җәяү йөрү яки күнегүләре булырга мөмкин. «Массаж процедуралары, саунада, мунчада җылыну нәтиҗәле. Моннан тыш, уртача физик йөкләнешләр һәм спорт белән шөгыльләнү матдәләр алмашын яхшыртырга һәм организмны тонуска кайтарырга ярдәм итәчәк», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus