Зөлфирә Шәйдуллина: «Бетсеннәр иде, дип көтеп торучылар бар икәнен беләбез»
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова узып баручы 2025 елга нәтиҗәләр ясый. Алмаз белән Зөлфирәнең тормышында бу елда шатлык-куанычлары да, борчулары да җитәрлек булган икән.
«Рәхмәт сиңа, 2025 ел! Авырлыклары, җиңеллекләре белән мәңгегә истә кала торган ел булдың син. Ел башында үземнең йөкле икәнемне белгәч, ышанмадым, чөнки бу – безнең гаиләбез өчен чынга ашмас хыял иде. Аллаһтан бирелгән тагын бер бүләгебез!
Гаиләбез ишәю зур шатлык булса да, эшебез ягыннан борчулы вакыт булды. Төркемне таркатырга, яңадан җыярга, 1 елга 2 программа ясарга туры килде. Бу – искиткеч зур хезмәт, күз алдына да китерә алмыйсыз. Шуңа да карамастан, Аллаһ ярдәме белән, Алмазым белән кулны-кулга тотынышып, моны да җиңеп чыктык. Безнең белән иҗатта кайнаган, ярдәм кулы сузган кешеләргә мең рәхмәт!
Рәхмәт әниләребезгә, апаларыбызга! Кайда гына барсак та, без тыныч күңел белән балаларыбызны сезнең кулга тапшырып чыгып китәбез.
Һәм инде, бу елның җыры дип, күкрәгемне киереп әйтә алам, ул – «Хәтерлисеңме». Айдар Тимербаев һәм Марат Кәбиров иҗат иткән җыр. Әлеге җырга быел «Туган тел», «Болгар радиосы», «Татар җыры» премияләре тапшырылды.
Зур рәхмәт безне яраткан кешеләргә. Җырласыннар иде, эшләсеннәр иде, булсыннар иде, дип җанатып торган тамашачыларга!
Күп сүз ишетергә туры килә, бетсеннәр иде, дип көтеп торучылар да бар икәнен беләбез! Ә без иҗат итәрбез, эшләрбез, гаиләбез өчен, үзебез өчен, татар-башкорт халкы өчен хезмәт итәрбез! Исән генә булыйк! Нәкь җырдагыча, «Тип йөрәгем, бер дә туктама син, нинди матур җирдә таң ата! Көннәремне төнгә бутама син, бу дөньяны мин бик яратам», – дип яза җырчы.