Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самараның элеккеге мэрын үтерү эше буенча 78 яшьлек әбине тоткарлаганнар

78 яшьлек пенсионер Таисия К. узган елда үтерелгән Самараның элеккеге мэры Виктор Тархов һәм аның хатыны милке белән мошенниклыкта гаепләнә. Бу хакта Тикшерү комитетында хәбәр итәләр, дип яза РЕН ТВ.

Таисия К. Дмитрий һәм Светлана Метревелиның туганы була. Май аенда бу кешеләргә карата Тарховны үтерү эше буенча гаепләү белдерелә.

«Гаепләнүче хатын үтерелгән ир белән хатынның оныгы һәм башка затлар белән сүз куешып эш итә, мошенниклык юлы белән мэр хатыны автомобилен кулга төшерә һәм аны 1 миллион сумнан артыкка сата», – диләр ведомствода.

Пенсионер хатынга өй аресты билгеләнгән. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарта.

Хокук саклаучылар Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынын үтерүне тикшерү эшен дәвам итә.

Билгеле булганча, 56 яшьлек Светлана Метревелига карата «Үтерүгә ярдәм итү» маддәсе буенча, ә аның 25 яшьлек туганнан-туган энесе Дмитрийга карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Аларга карата гаепләүләр читтән торып белдерелгән, икесе дә халыкара эзләүгә игълан ителгән.

Тарховны 2024 елның декабрендә үз оныгы үтерә. Аларның югалуы турында гариза белән хокук саклау органнарына 31 гыйнварда Тарховның дусты мөрәҗәгать итә. Үтерү буенча җинаять эше кузгатыла. 5 февральдә, җинаятьтә шикләнеп, Тарховларның оныгы Екатеринаны тоткарлыйлар.

Самараның элеккеге мэрының оныгы яшәгән йорт подъездындагы камералар аның пластик савытлар алып чыгуын терки. 7 февральдә «Преображенка» чүп полигонында мәетләрне эзләү башлана, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus