Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кайгылы хәбәр: әдәбият галиме, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов вафат

Озакка сузылган авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат. Кайгылы хәбәрне Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәте яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен», - диелә хәбәрдә.

Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Нурмөхәммәт Хисамов Бәләбәйдә беренче татар гимназиясен ачкан шәхес. Ул Бәләбәйдәге гимназиянең беренче директоры булган. 2023 елда «Интертат»ка ул 1990 елларда Бәләбәйдә шушы беренче татар мәктәбен төзү хатирәләре белән уртаклашкан иде.

«Гимназияне булдырмас өчен, кайбер түрәләр бик нык тырышты. Ул вакытта мин башка мәктәптә директор урынбасары һәм Бәләбәй шәһәре депутаты идем, шуңа күрә татар мәктәбенә каршы кешеләрнең миңа «тешләре үтә» алмады. Шулай да, аяк чалырга тырыштылар. Бинаны төзергә бүленгән акча 1 ел эчендә бюджетта 2 мәртәбә бетте. Аның кая киткәнен үзем дә аңламадым. Төзелешкә бүленгән акча диварларны күтәреп куярга гына җитте. Дивар күтәрү – ул бөтен эшнең 10 проценты гына. Төзелеш тукталырга торган чакта Башкортстан Югары Советы депутатына хәлне аңлатып, акча юнәттек. Кабинеттан кабинетка кереп, үҗәтләнеп йөрмәгән булсам, татар гимназиясе ачыласы түгел иде», – дип сөйләгән иде ул.

  • Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты»

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002.2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Н.Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus