Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ирем бүген миңа: «Мин яңа мәхәббәтемне таптым»

Ирем бүген миңа: «Бүген минем бәхетле көнем – мин яңа мәхәббәт таптым», – дип игълан итте. Мин бу сүзләрдән гаҗәпләнеп калдыммы? Әлбәттә!

«Миңа хыянәт итәргә өлгермәдеңме?» – дип сорадым. Ул: «Юк, өлгермәдем», – диде. Ирем аны минем белән таныштырырга тели.

Кыскасы, ирем гашыйк булган – мин шулай аңлыйм. Бүген кич бергә утырып сөйләшүебезне тели. Мин, әлбәттә, ярсыдым. «Әйберләреңне җый да ычкын! Хәзер үк!» – дидем.

Ирем ашыкмавымны үтенде. Инде ни уйларга да белмим. Тагын ни кирәк инде аңа? Гашыйк булган икән – ярар! Юлыңа ак җәймә!

Ирем кулымнан тотты да, урам эте кебек, мөлдерәп күзләремә текәлде. Мине һәрвакыт яратканын һәм яратачагын әйтте. Уф инде, нинди ботка соң бу, ни тели ул? Табиб кирәк ахры аңа… Башы киткәнме соң?

Ул мине ант иттерде! Мин аның яңа мәхәббәте белән тыныч кына сөйләшергә вәгъдә бирдем…

Ирем сүзләренчә, ул миңа ошаячак…

Шул кичне мин, ниһаять, аның яңа «мәхәббәте» белән очраштым. Бу – аның яңа эшендәге проект менеджеры, бик акыллы дус хатын-кыз булып чыкты. Ирем аны яратуын «профессиональ мәхәббәт» итеп аңлатты – ул аның эшчәнлегенә, энергиясе һәм иҗади фикерләренә сокланган. Алар бергә зур проект буенча эшлиләр, һәм ул шул хакта безнең белән уртаклашырга теләгән.

Минем күңелем тынычланды, чөнки бу – гаиләбезгә зыян салмый торган хис. Без кичне бергә уздырдык, яңа танышым белән уртак тел таптык, һәм ирем белән мөнәсәбәтләребез тагын да ныгыды. Кебек…

Мин иремнең мине яратуына һәм безнең гаиләбезне кадерләвенә ышандым… кебек… Көн буе борчылып, ярсып йөргәнемне исәпкә алмасак, сюрприз шәп чыкты… дияргә була. Әлбәттә, мин бар да яхшы булуына ышанам үзем, тик күңелне кыра торган хис калды.

Мин дә эштән берәр «яхшы хезмәттәшемә гашыйк булсам» ни булыр иде икән...

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus