Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нурлат районының элеккеге башлыгы, Смоленск вице-губернаторы Алмаз Әхмәтшин вафат булган

Смоленск өлкәсе вице-губернаторы, Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшин 58 яшендә вафат булган. Бу турыда Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин телеграм-каналында хәбәр итте.

2023 елдан башлап Алмаз Әхмәтшин Смоленск өлкәсе хөкүмәте командасында эшләде, төзелеш комплексы, юл хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура өчен җаваплы иде. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасының үсешенә зур өлеш кертте, үзен югары профессионал һәм эшенә тугры җитәкче итеп танытты.

«Алмаз Сәлимович – белемле җитәкче һәм белгеч кенә дә түгел иде. Күпләр өчен ул киң күңелле, изге йөрәкле кеше, һәрвакыт акыллы киңәш бирергә әзер, безнең өлкән дустыбыз булды», – дип билгеләп үтте Василий Анохин.

Губернатор мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында ТАССРның Нурлат районы Биккол авылында туган. 2008-2010 елларда Татарстан Экология министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе, инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча министр урынбасары вазифасында була. 2010-2016 елларда Татарстан төзелеш министры урынбасары булып эшләгән. 2018-2023 елларда Нурлат районын җитәкләгән. Ул «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре» мактаулы исемнәренә ия.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus