Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Трампка ияреп: Кара диңгезне «Рус диңгезе» дип атарга телиләр (Ә татарга нишләргә?)

Инаугурация вакытында АКШ президенты Дональд Трамп «Мексика култыгы»ның атамасын «Америка култыгы»на үзгәртәчәген әйтте. Бүген инде ул «Мексика култыгы»ның атмасын үзгәртү турындагы указны имзалаган.

«Кара диңгез» атамасы «Рус диңгезе»нә үзгәрергә мөмкин. Саратов өлкә Думасында диңгезнең атамасын үзгәртергә тәкъдим иткәннәр.

Тәкъдим инициаторы – Денис Буланов. Бу тәкъдим нидән килеп чыккан?

«Географик атамаларга яңача караш идеясе дөнья практикасында популярлык казана. Бу – илләрнең тарихи һәм мәдәни тәңгәллеген ассызыклау омтылышын чагылдыра. Бу контекстта Кара диңгезгә аның элеккеге атамасы – Рус диңгезен кайтару турында уйланырга була. Борынгы рус елъязмаларында, Европа һәм гарәп авторлары хроникаларында Кара диңгез гасырлар буена «Рус диңгезе» дип аталган», – дип язган депутат Денис Буланов үзенең телеграм-каналында.

Атаманы үзгәртү тәкъдиме белән, документны инде Федераль дәүләт теркәве һәм картография хезмәтенә җибәргәннәр. Әгәр тәкъдим кабул итсә, карта һәм яңа дәреслекләрдә «Рус диңгезе» барлыкка киләчәк.

Татар да башкалардан ким түгел бит, дигән фикергә килеп, «Татар нәрсәнең атамасын үзгәртергә тиеш?» дип сорарга булдык.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин исә Кама елгасын «Агыйдел» дип атарга тәкъдим итә.

Уралдан башланган Агыйдел елгасын Каспий диңгезенә кадәр «Агыйдел» дип атарга кирәк, чөнки аны шулай дип атаганнар. Кама елгасы да Чулман дип түгел, Агыйдел дип аталган. Әгәр тарихи дөреслекне кайтарырга кирәк икән, ул «Кама» яки «Волга» түгел, «Агыйдел» булырга тиеш», – диде Ильнар Гарифуллин «Интертат»ка, уенын-чынын кушып.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев исә, татар атамасын уйлап торырга кирәкми, булганнары да җиткән, дигән фикердә.

«Татар бугазы» бар инде… Башкортстаннан педагог Нурмөхәммәт Хөсәенов татар атамасы булган терминнарны туплаган иде. Авыл, елга, тау, бугаз, күл – тагын ниндидер атамаларны санаган, 800 битлек җыентык. Татар атамасын куып җитә алган бер генә башка халык та юк әле. Безгә шушы атамаларны искә төшерергә генә кирәк., – ди ул.

  • Нурмөхәммәт Хөсәенов татар сүзен кулланган 1540 топоним тапкан. 310 топоним - табигать һәм төрле объектлар атамалары, 91 илдә татар фамилияләре бар, Бөек Татариянең 350 картасы бар, дип исәпләп чыгарган галим.
  • Америкада 20 дән артык татар сүзе белән ясалган сүз бар икән. Африкада да шул тирә, Япониядә – 14-15, Германиядә 24, Венгриядә 30, Румыниядә дә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Драматург Мансур Гыйләҗев:

Бу – бик җитди сорау бит әле. Безнең бөтен әйберне дә урлап бетерделәр. Татар мәйданы «майдан» зур сәясәткә әйләнде. Гаҗәп хәл. Безнең сүз иде бит ул. Кырым – татар сүзе. Кырым – безнеке, димәк. «Крым – наш, он же татарский!» «Сабантуй» – «накрыть поляну» дигән мәгънәдә кереп китте. Татарның «айда» дигән сүзе дә рус әдәбиятына кереп китте. Иң нык урланганы – безнең чибәр кызлар. Барысы да безнең кызларны урлый. Татар кызлары – дөньяда иң саф, иң пөхтә, иң тырыш, иң белемле һәм иң тугры. Гомер-гомергә шулай булган, хәзер дә шулай – олигархлар да татар кызларын ала. Безнең мунчаны да үзләренеке итеп алдылар. Безнең татар мунчасы бит ул! Без дә башка телдән кергән сүзләрне «татар сүзе» дип игълан итик алайса. Аннары әйтергә – татар борынгыдан шулай сөйләшкән. Кеше бит барыбер «икра» дип сөйләшә – «уылдык» димәскә, «икра» – борынгы татар сүзе дияргә, – диде Мансур Гыйләҗев.

«Интертат» укучылары, сезгә соравыбыз бар. Сез нәрсәне татарныкы дип атар идегез?

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus