Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда остеопат бүлмәсендә үлгән сабыйның әтисе: «Башын аякларына кадәр бөкте»

Казанның Әмирхан урамында урнашкан шәхси медицина үзәгендә кичә 1 яшьлек бала вафат булуын язган идек. Бала гаиләдә көтеп алынган сабый булган. Әнисе аны 8нче тапкыр авырга узгач кына таба алган.

Үлгән сабыйның әтисе Рафик Алтунбаев аңа клиникада, баланың хәле начарланса да, ашыгыч ярдәм чакыртырга ирек бирмәүләрен сөйләгән.

Ата кеше сүзләренчә, кабул иткән вакытта, остеопат аның улын төрлечә «мыскыл иткән» һәм баланың тыны кысыла башлагач та, ашыгыч ярдәм чакыртырга ирек бирмәгән. Малайның кулларын һәм аякларын боргалагач, сабый аңын югалткан.

«Мин аңа: «Әйдәгез, ашыгыч ярдәм чакырыйк», – дидем. Ул: «Юк, кирәкми», – диде», – дип искә ала үлгән баланың әтисе.

Үлемгә китергән процедурага кадәр малайга ул көнне ике массаж ясаганнар һәм аңа өченчесе дә кирәк булуын әйткәннәр. Шулай ук остеопатка малайның әнисе Диләрә дә керергә тиеш булган. Ир кеше башта аның хатынын, ә аннары гына ике массаж кичергән һәм бик арыган баланы кабул итүләрен сораган булган. Тик аңа остеопат каршы килгән.

«Миңа шуннан соң төнге сәгать бергә кадәр монда утырыргамы?» – дип, дорфа җавап биргән белгеч.

Остеопатик массаж вакытында баланың тыны кысыла башлагач, ул аңын югалта, ләкин табиб малайны аңына китерә һәм эшен дәвам итә.

«Бөтен көче белән башын аякларына таба бөкте. Ул аны бер сәгать ярым газаплады. Баланың тыны кысыла башлады, зәңгәрләнде. Һушын югалтты. Без аны аңына китерә башладык. Бала аңына килде», – дип сөйли ата кеше баласының соңгы сәгатьләрен. Шуннан соң әти кеше улын массаж ясаучыдан тартып алырга теләгән, ләкин тегесе процедураны дәвам итүне таләп иткән.

Кулына алды да җибәрми. Мин аңа: «Миңа баланы бирегез!» – дим. Аның бөтен гәүдәсе – куллары, аяклары калтырый иде, ә ул аны тагын бөгә, газаплый. Нәтиҗәдә, ул аны шулкадәр җәфалады, ул үлде», – дип сөйләгән баланың әтисе Рәфыйк Алтунбаев «РЕН-ТВ» каналына.

Ахыр чиктә ата үзе ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма соң булган. Балага 1 яшь тә 2 ай.

Ир-ат сүзләренчә, клиникага ул танышлары киңәше буенча килгән, 20 гыйнварга берничә процедура планлаштырылган булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus