Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Журналист Венера Аитова: «Син һичшиксез әни булачаксың, шикләнмә дә!»

Телевизион тапшырулар алып баручы, блогер Венера Аитова әни булырга теләүче кызларга багышланган пост язган.

Гадәттә, начар хәбәрләр тиз тарала. Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, без еш кына көндәлек кечкенә могҗизаларга артык әһәмият бирми, сизми калабыз.

Беркөнне күптән күрешмәгән иптәш кызым «күрешик әле» дип шалтыратты. Озакка сузмый, төшке ашка, дип килештек. Килсәм ни күрим, аның декретка чыгар вакыты җиткән икән. Минем хәтта күз яшьләрем чыкты. Һәм менә ни өчен! Бу могҗизаның тарихы бар…

Иптәш кызым минем кебек үк 30+ яшьтә зур мәхәббәтен очратып, кияүгә чыкты. Ел арты ел үтте, озак кына көттеләр бу «могҗиза»ны. Иң кызыгы – проблема юк, табиблар «вакыты җитмәгән» дип кенә торды. Дүрт ЭКО нәтиҗәле булмады. Бу зур сынауларны алар «сабыр» сүзенең иң тирән мәгънәсендә, Аллаһка тапшырып узды.

Күрешкән саен мин аңа: «Син һичшиксез әни булачаксың, шикләнмә дә!» – дия идем. Өмет, ышанудан да зуррак көч була ала микән?!

Инде никахларына 10 ел дигәндә, Аллаһ Тәгаләдән шундый зур бүләк! Нәкъ көненә туры китереп, тиздән әти-әни буласын беләләр.

Аңа бүген 43 яшь. Аллага шөкер, хәле дә, үзе дә – барысы да яхшы.

Бу постны могҗиза көтеп арыган, шикләнә башлаган хатын-кызларга багышлыйсым килә. Беркайчан да соң түгел, кызлар! Мин белгән күп кенә 40+ ханымнар йөклелек чорын еш кына 20+ кызлардан җиңелрәк күтәрә. Ниятегез бар икән, өметегезне җуя күрмәгез, барысы да яхшы булачак.

Мәгънәсез кешеләрнең сорауларына, сүзләренә игътибар итә күрмәгез. Иң мөһиме, ышанырга һәм үзеңнән килгәннең барысын да эшләргә. Иптәш кызым да нәкъ шулай диде, – дип язган журналист.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus