Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кияүгә чыкмыйча яшәргә ярамыймы әллә ул?

Миңа 40 яшь, мин кияүдә түгел, беркайчан да булмадым. Балам да юк, эт-мәчем дә юк. Аквариумда балыклар гына бар.

Миңа шулай яшәү ошый! Бик рәхәт! Бер башымны гына карыйм, беркемгә җавап бирмим, беркем алдында да бурычлы түгел. Бердәнбер нәрсә – әнием генә оныклар һәм кияү турында сораулары белән колак итен ашый. Аңа оныклар кирәк! Аңа оныклар кирәк булган өчен, мин хәзер кияүгә чыгып (монысы – «обязательно»!!!), балалар алып кайтырга тиеш.

Аның баласы бар бит инде, бала карыйсы килү теләге бик көчле булгач, үзен тапсын! Әнә урыс җырчылары ничә яшьтә дә алып кайта, хәзер медицина көчле, дигән идем, рәнҗеп елады.

Мин юри, кияүгә чыкмыйм, дигән максат куеп яшәмәдем. Менә миңа яраклы ирләр юк. Мин яхшы эштә эшлим, кыйммәтле автомобильдә йөрим, яхшы фатирда яшим. Минем шикелле, яки миннән дә шәбрәк акча эшләгән ир тапсам, ул минем күңелемә хуш килсә, ул мине кайгыртырлык яхшы ир булса, бәлки, уйлап та карар идем. Ә хәзер, ир кирәк дип кенә, мин үземнең затлы фатирыма теләсә кемне кертиммени инде? Мин егетләр белән очрашып та карадым, якын мөнәсәбәтләр дә булмады түгел, әмма кайсы – нәрсә. Кайсы ялкау, кайсы көнче, кайсы белән сөйләшер сүз юк, кайсына секс кына кирәк. Нәрсәгә кирәк миңа алар? Башта, ялгыз мин, дип борчыла идем, аннары күнектем, хәзер миңа шулай ошый. Мин ирекле, теләгән җиремә барам, теләгән кешем белән аралашам. Беркемгә отчет бирмим.

Ә туганнар туктаусыз миемне черетеп торалар. Миңа бит инде 40! Апалар, әти-әни бертуктаусыз шул ук сүзне кабатлый.

Бу Яңа елда исә үземә урын таба алмыйм. Бу – даими инде. Эштә дә, бәйрәмнәрдә дә, теләкләр әйткәндә – һәрвакыт «кияүгә чыгарга» дип телиләр. Анысына ияләнгән. Ә быелгы Яңа ел корпоративында Кыш бабай авызыннан шундый теләк әйттерделәр. Мин түзмәдем – өйгә кайтып киттем. Яңа елны ялгызым каршы алдым. Әни котлау язып җибәргәнче, әйбәт кенә иде. Ул миңа мәхәббәт, бәхет теләде дә, «быел ирең булсын дип дога кылам» дигән. Әнинең бәйрәм кәефен бозмас өчен, үземне көчкә кулда тоттым. Бу теләкләрдән миңа ни файда? Көчкә үземне кулда тотып калдым. Ярсыдым, элек хис иткән бөтен газапларны яңадан кичердем, ялгызлыктан интеккән чакларны искә төшердем. Нигә мондый теләкләр теләгән ул? Төн буе еладым. Минем ник ялгыз икәнемне әни бик яхшы белә бит, ә үзенең шундый ахмакларча котлавы белән минем күңелне яралады. Мыскыл иткән кебек. Нигә шулай? Кияүгә чыкмыйча яшәргә ярамыймы әллә?

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus