Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлназ Батталова Лос-Анджелестагы янгыннар турында сөйләде: «Зур фаҗига...»

Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова Лос-Анджелестагы куркыныч хәлләр турында сөйләде. Лос-Анджелеста инде 2 тәүлеккә якын урманнар яна. Янгынның мәйданы 1200 гектар дип исәпләнә. Ут иң популяр «йолдызлар» яши торган Пасифик-Палисейдс районын да чолгап алган. Янгынны сүндерергә авиацияне җәлеп иткәннәр, әмма янгын сүндерүчеләрнең эшен көчле җил катлауландыра. Дистәләгән мең җирле халык эвакуацияләнә.

Гөлназ Батталова сүзләренчә, янгын әлегә алар яши торган районга килеп җитмәгән. Әмма аның гаиләсе сумкаларын җыеп, хәбәр килү белән үк эвакуацияләнергә әзер тора.

«Дуслар, янгын әлегә безнең якка килмәде. Алекс (ред. – ире) барысын да белеште. Безнең районда бер янгын сүндерү машинасы да юк, юллар ачык. Эвакуацияләнергә кирәк булган очракта, фатирларга йөреп әйтәчәкләр. Без әзер торабыз. Әлегә безнең якка көчле төтен дә килеп җитмәде.

Мондый хәлләр вакытында Америкада барлык хезмәтләр дә бердәм эшли. Әлегә бер генә зыян күргән кеше дә юк, барысын да алдан ук эвакуациялиләр», – дип сөйләде Гөлназ.

Алар яши торган урыннарга куркыныч янамаса да, җырчының төне борчулы узган.

«Төн артык яхшы узды, дип әйтә алмыйм. Иртәнгә менә шундый күренешләр. Яңалыклардан аңлашылганча, янгын әле сүндерелмәгән. Янгын океан ягыннан килә. Вертолетлар әле дә эшләп тора.

Интернет аша шторм булачагы турында да кисәтүләр килде. Хәзер генә иптәш кызым белән сөйләштек, аларны эвакуациялиләр. Безгә әлегә тимәделәр, әмма без чиратта дип уйлыйм.

Табибга күренергә кирәк булганга гына кызым белән урамга чыктык. Һава бик начар. Ашыгыч эш булмаганда, урамга чыкмавың хәерлерәк.

Янгын шәһәрнең бер урынында гына түгел, ә берничә җирдә. Бу – зур фаҗига, әлбәттә. Әмма без куркынычсыз урында булып чыктык. Хәтта безнең районда эвакуацияләнүчеләр өчен шелтер да куйдылар.

Бу хакта сөйләве, постларны күчереп куюы гына җиңел. Ә күпме кешеләр йортсыз калды. Аллам сакласын, аларның барысына да Аллаһ ярдәм бирсен», – дип язды Гөлназ социаль челтәрләрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus