Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бавыр пәрәмәче рецепты

Эченә бавыр фаршы салып кыздырылган пәрәмәч рецепты.

Камыр өчен кирәк: 400 мл су, 10 г коры чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, ярты килограмм тирәсе он.

Эчлек өчен кирәк: 500 г тавык бавыры, 2 баш суган, 200 г пешкән дөге, тәменчә тоз һәм борыч.

Иң элек йомшак камыр ясарга һәм аны яхшылап басарга. Камыр кулга ябышу сәбәпле, аны көнбагыш мае белән майланган савытка салып, кабарсын өчен, берәр сәгатькә җылы урынга куярга.

Эчлек өчен тавык бавырын туралган суган белән майлы табада кыздырырга һәм тәменчә тоз-борыч, аз гына су өстәп, 10-15 минут томалап пешерергә. Пешкән бавырны иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга. Аннары пешкән дөге белән икесен бутарга.

Әзер ачы камырны кисәкләргә бүләргә. Һәр кисәкне кул белән (көнбагыш мае сөртеп) җәяргә һәм уртасына бавырлы-дөгеле эчлек салып, томалап куярга. Шул килеш 15-20 минут өстәлдә тотып кабарткач, пәрәмәчләрне майлы табада ике ягын да кыздырып пешерергә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus