«Интертат» бүген Лаеш районы Атабай авылындагы хуҗалыкта көчле янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Йорт хуҗасы кунакларны озаткач мунча ягарга китә. Шул арада йортта янгын чыгып, нигезне көлгә әверелдерә. Якынча фаразлар буенча, янгын электр үткәргеченең төзек булмавы аркасында башланган.
Бәла килгән йорт хуҗалары шагыйрь Булат Ибраһимның туганнары булып чыкты.
«Әтиемнең абыйсы гаиләсендә зур фаҗига булды. Йортлары күз ачып йомганчы янып бетте», – дип язды Булат Ибраһим бу хакта социаль челтәрләрдә.
Салкын кышта йортсыз калган гаиләгә ярдәм җыю да игълан иткәннәр.