Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Грузиядә сәяхәткә иткән эшмәкәрне үтергәннәр, сөйгәне Алиса чак исән калган

Тула шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Викторны Грузиядә үтергәннәр. 6 гыйнварда Накра елгасында аның мәете табылды, дип яза «Комсомольская правда».

38 яшьлек Виктор Соловьев бар буш вакытын туристик сәяхәтләргә багышлый. Мөмкинлек булган саен, ул каядыр чыгып китә торган була. Соңгы сәяхәтенә ул яраткан кешесе Алинаны да ала. Яңа елны бәйрәм иткәч, 2 гыйнварда алар «Шкода» автомобилендә Грузиягә китә. 4-5 гыйнвар кичендә пар Тетнульдидагы тау чаңгысы курортына килеп җитә. Виктор моңа кадәр күп тапкырлар Грузиядә булган, тауларны яраткан. Бар да яхшы булган – алар фотоларга төшеп, социаль челтәрләргә урнаштырып барган. Алина берничә тапкыр яннарыннан узып киткән ак «Subaru» машинасын күрә, әмма ул чагында моңа игътибар итми.

Кар ява башлагач, алар машинадан чыгып, матур фотолар төшерә башлый. шул ук машина туктый, һәм алардан «ярдәм кирәкмиме» дип сорыйлар, аннары китеп баралар.

Күп тә үтми, шул ук «Subaru» аларның юлына каршы чыгып, туктата. 2 ир, машинадан чыгып, насос сорый, аннары Викторга ташланалар. Машинадан чыгар алдыннан, Виктор үзе белән пычак алган була. Таныш түгел кешеләр «ни өчен тоннельдә булганда фотога төшердегез» дип бәйләнә башлый. Сөйләшү озак бармый – алар ирне атып үтерә. Шуннан соң ирләрнең берсе аның машинасына утыра һәм, кызны алып, китеп бара. Кыз үзен үтермәүләрен сорап ялына. Җинаятьчеләр кызны төшереп калдыралар. Соңыннан кыз үзен көчләргә омтылганнарын сөйләгән.

Башта теге ирләр ташлап киткән «Subaru» машинасын табалар, анда кан эзләре була. Аннары кичә кич Викторның мәете табыла.

Грузия Эчке эшле министрлыгы хәбәр итүенчә, җинаятьчеләр – 1986 һәм 1992 елгы 2 ир-ат. Алар тоткарланган, алар 16 елга кадәр хөкем ителергә мөмкин.

Виктор пластик әйберләр җитештергән «Виюс» компаниясе хуҗасы балган.

Викторның аккаунтын күпсанлы дуслары карап барган булган. Алар бу җинаятьтән шок хәлендә калган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus