Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әфганстан хәрбиләре Пакистанга бәреп кергән, чик буенда сугыш бара, чик сакчылары һәлак

Әфганстанда идарә итә торган «Талибан» хәрәкәте (Россиядә тыелган) Пакистан чигендә хәрби операция башлаган. Кимендә 19 чик сакчысы һәлак булган. Бу хакта Ariana news хәбәр итә.

Пакистан белдерүенчә, «Талибан» хакимияткә килгәннән соң, «Техрик-и-Талибан Пакистан» дип аталган төркем вәкилләре Пакистан чигенә һөҗүм итә башлаган булган. Узган сишәмбе Пакистан хәрби-һава көчләре Әфганстанның Пактика провинциясенә һөҗүм ясаган иде. Пакистан җитәкчелеге бу провинциядә качып яткан радикалларны юкка чыгару максаты белән эшләнүен әйтте. Ул вакытта 52 кеше һәлак булды.

Кабул бу һөҗүмне җавапсыз калдырмаячагын белдерде.

Әфганстанның Оборона министрлыгы Пакистанның чикләрен танымавын белдерде. Министр Инаятулла Хорезми әйтүенчә, Әфганстан Пакистанның Хайбер-Пахтунхва провинциясен үзенеке дип саный.

Хәзер «Талибан» (Тыелган хәрәкәт) Пакистан чигенә танклар, сугышчылар китерә. Әфганстан җитәкчелеге «безнең үзебезнең иминлекне сакларга хакыбыз бар» дип белдергән.

Сүз уңаеннан, бүген Россия президенты Путин «Талибан»ны тыелган террор оешмалары исемлегеннән чыгару мөмкинлеге турында закон кабул итте.

Закон нигезендә, Генераль прокуратура гаризасы белән Россия суды оешманы тыелганнар исемлегеннән чыгара ала. Моның өчен оешманың террорчылыкны пропагандалаудан туктавы шарт булып тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus