Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Сары матбугат» атамасы каян килеп чыккан?

«Сары матбугат» атамасы ике газетаның бәясеннән яки түбән сыйфатлы кәгазь аркасында килеп чыккан. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Әлеге атамага 120 ел чамасы. Ул безгә АКШтан килгән. Шул чактан бирле, тираж артыннан куып, «кызган» сенсацияләр тәкъдим итүче басмаларны атыйлар.

Билгеле булганча, «сары матбугат»ны яратмыйлар, тик бик күпләр укый. Күршенең йозак тишегеннән карап алу теләге – Америка газета магнаты Уильям Рэндолф Херст моны бик яхшы аңлаган. «Сары матбугат» атамасы килеп чыгу да турыдан-туры аңа барып тоташа. Барысы да 1896 елда «Нью-Йорк Уорлд» газетасы тарихта беренче тапкыр Ричард Ауткотның карикатурасын бастырудан башлана. Газета җитәкчесе Джозеф Пулитцер була.

Картинкалардагы җиңелчә тарих – Нью-Йорктагы хәерче егет сары төсле кием кигән – аклы-каралы битләрне матурлап җибәрер өчен, рәссам киемне сарыга буяган. Бу сары тап гаҗәеп кызыктыргыч булып чыккан – газетаның тиражы миллион данәгә кадәр җиткән.

Конкурентның уңышыннан көнләшкән Уильям Рэндолф Херст комикслар авторын, зур акчалар белән кызыктырып, үзенең «Нью-Йорк Джорнел» газетасына ала. Пулитцер исә башка рәссам эзләргә мәҗбүр була. Яңа рәссам да «Нью-Йорк Уорлд» өчен хәерче егет белән комикслар ясый.

Ике газета арасында бәхәс чыга, алар сары киемле хәерче егет белән комиксларга авторлык өчен, комикслар бастыру өчен бәхәсләшә. Моны читтән күзәтеп торган журналист Эрвин Уордмэн башка басмада язмасында әлеге газеталарны «сары матбугат» дип атый.

Икенче версия буенча, «сары матбугат» атамасы түбән сортлы, тиз саргая торган кәгазь аркасында килеп чыккан. Мондый кәгазьдә арзанлы газеталарны бастырганнар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus