Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күңелне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган дога

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында үзеңне рухи халәтеңне көйләү өчен киңәшләр чыкты.

Үз хәлеңне (рухи һәм физик) яхшырту өчен дога кылып буламы? Булса, нинди дога кылырга?

Бөтен кешелеккә хас сыйфат бар: кеше һәрчак үзенең физик яки рухи халәтен яхшыртырга, үзгәртергә тели. Күпчелек үзенең сәламәтлеге, көндәлек халәте, тормышы, эшеннән канәгать түгел. Хезмәт хакын азсына, торган йортын зурракка алмаштырырга, белемен арттырырга тели.

Ләкин Коръәни Кәримдә теләкнең генә аз булуы һәм гамәлләр кылырга кирәклеге искәртелгән. Гамәлләрнең берсе һәм иң беренчесе дога булырга тиеш. Дога – гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз.

Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил.

Бүген сезгә тәкъдим итәргә теләгән дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

اللهم وفقني ان اعفو عن الكل و احب الكل و اتقوى نتيجة ذلك بالصحة و العافية

«Әллааһуммә вәффикънии ан а‘фувә ‘анил-күл, вә үхиббәл-күл, вә әтәкавва нәтиҗәтә зәәликә бис-сыйхха вәл-‘аафия».

«Йә Раббым, миңа һәр кешене кичерер өчен (гафу итәр өчен) һәм һәр кешене яратыр өчен тәуфыйк бир һәм шул сәбәпле миңа сәламәтлек бир».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus