Добавить новость

Трамп пообещал 20 января издать указ об отсрочке запрета TikTok в США

У пирсов на пляжах Анапы на дне обнаружили мазут

Горожан приглашают на день московского спорта

Сирия согласилась на ввод войск ООН





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бакчачы Рәмзия блогерлар өчен бәйрәмнән соң ямьсез сүзләр язучыларга җавап биргән

Бу көннәрдә блогерлар өчен ябык чара булган иде. Аны «Идел» журналы оештырды. Социаль челтәрләрдә күренгәнчә, чарада, блогерлардан кала, мәртәбәле кунаклар да булган. Блогерларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килгән.

Бүген «Бакчачы Рәмзия» блогын алып баручы Рәмзия Әхмәдуллина социаль челтәрдәге аккаунтларында ачык хат урнаштырган. Әлеге чарадан фото, видеолар урнаштырганнан соң, блогерга ямьсез, хезмәтен кимсетә торган сүзләр язганнар. Бу хәлләр турында ул язылучыларына сөйләп тә уза.

Соңга калып кына булса да, блогерлар өчен оештырылган Яңа елдан кичә әз генә өзекләр куйдым. Мин анда дус блогерлар белән бардым. Аннан бер видео һәм бер фото гына керттем. «ВКонтакте» һәм «Телеграм»да язып тутырганнар. Нишләп кешеләр шундый кара күңелле икән? Хөсетләнеп, көнләшеп, нишләп үзләренә бәхетсезлек өстиләр икән? Кешедән көнләшкәннән, күпсенгәннән сиңа берни дә өстәлми. Нигә аңламыйлар икән?

Нишләп блогерларга бәйрәм үткәрәләр, волонтерларга үткәрсеннәр, блогерлар бәйрәм ясарлык нәрсә эшләгән, нәрсә күрсәтәләр, дип язганнар. Берни дә күрсәтмәсәк, дуслар, Марат Готович котларга килмәс иде. Татар телле блогерлар, телне саклап калуда өмет сездә, дигән фикерен әйтмәс иде. Мин үзем дә татар телен бозмыйча, «паразит сүзләр» кыстырмыйча сөйләргә тырышам. Минем чиста татарча сөйләмне кешеләр тыңласын әле, дим. Бу – кешеләргә файда китерү түгелмени? Файда китерүне ничек була дип уйлыйсыз соң?

Волонтер булып кына файда китереп буламы? Дөрес, волонтерларның хезмәте бәяләнергә тиеш. Волонтер булырга кемгә кем комачау итә? Буш вакыт булганда волонтер бул, син дә кешеләргә ярдәм ит, тик кешеләргә ярдәм итү өчен волонтер булу кирәкми. Синең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр тирә-юнеңдә, якын кешеләрең арасында. Минем язылучыларым арасында минем ярдәмем тигән кешеләр күп, Аллаһка шөкер. Мин дә үземне волонтер дип әйтә алам, тик алай итәм, болай итәм дип кычкырып йөрмим. Волонтер булырга безгә беркем дә комачауламый. Ярдәмне волонтер булмыйча да күрсәтергә була.

Блогерларның эше акча эшләүгә, рекламага корылган, дип язганнар, шул сүзләрне язган кешегә 20шәр кеше кушылган, беләсезме. Блогерларның аларга нинди зыяны тигән икән, һәм нишләп алар безне карыйлар? Дуслар, карамагыз, бөтен социаль челтәрләрдән чыгып китегез дә телевизор карап кына яшәгез. Кем куша? Минем тирәдәге блогерлар, без блогер булабыз, дип блогер булган кешеләр түгел. Без акча эшләргә дип килгән кешеләр түгел, бу – үзеннән-үзе килеп чыккан әйбер. Мин блогны 5 ел алып барам. 1-2 ел эчендә максатчан рәвештә акча эшләр өчен блогер булган кешеләр дә бар. Алар беркайда да эшләми, бары тик блогны үстерәләр. Мин аларны гаеп итмим, кем ничек булдыра ала, шулай эшли, яши. Мин үз мисалымда әйтәм, минем блог акча эшләүгә корылмаган, минем акча эшли торган эшем бар, Аллаһка шөкер. Ниндидер реклама куям икән, үземә дә файдалы булганга, сезгә дә күрсәтү өчен куям. Әйе, ниндидер керем бар, тик мин алар өчен үзем дә түлим.

Бу – аклану түгел, мин аңлатам гына. Сез экранның икенче ягында һәм күбәү, һәр кешегә директта бу мәсьәләне аңлатып бетереп булмый, шуңа ачык итеп сөйлим. Дуслар, теләмәгән кешене беркем монда бәйләп тотмый. Хәзер тормыш шуңа корылган. Сез мине карыйсыз, мин башкаларны карыйм. Дөнья үзгәрде, аңа ияреп без дә үзгәрәбез, чөнки бу – тормыш таләбе. Яңалыктан артта калмаска кирәк. Менә шундый хәлләр.

Дуслар, хөсетлек, көнчелек кешегә бәхет китерми, алар – кешенең бәхетен һәм сәламәтлеген ала торган сыйфатлар. Син кемнәндер көнләшкәннән, кемгәдер начар сүз язганнан синең малың да, сәламәтлегең дә артмый, икенче кеше рәнҗегәннән сиңа рәхәт килми. Шуңа күрә, сүзләрне чамалап әйтергә, язарга, баштагы фикерләрне тәртиптә тотарга кирәк. Бәхетсез мин, дип зарланалар, бәхетне беркем дә чемоданга тутырып китереп бирми. Бәхет үз кулыңда. Хөсетле кешегә бәхет килми, акыллы булыйк.

Авыр булганда, өмете сүнгән кешегә бер җылы сүз, елмаю, иңеннән кочаклап алу да җитә. Шуны әйтәсем килгән иде. Үзебезгә үзебез дошман булмыйк, бер-беребезгә игътибарлы булыйк.

Бу хәлләрне аңлатканнан соң, күңелен бушатканнан соң, Рәмзия ханым үзенең аккаунтында ачык хат урнаштырган. «Блогерлар эшсезләр, оятсызлар, ирен кабартып, к*т үстереп көн итәләр..» дип әйтүчеләргә җавап, дип аңларга кирәктер.

«Мин тавыш яратмыйм. Зинһар өчен, бу чатта тавыш чыгармагыз! Сөйләсәң – сүз күп инде ул. Мактаныр өчен дә акыл кирәкми. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр… Яхшылыкны мактаныр өчен түгел, савап өчен эшлик әле. Блогерлар өчен бәйрәмне шул ук блогерлар ясады. Хөкүмәт түгел! Бөтен һөнәр ияләре дә мактауга лаек: врачлар да, укытучылар да, пешекчеләр дә һәм башкалар да…

Бу хезмәт ияләрен (врачлар, укытучылар) хөкүмәт күрә, мактаулы исемнәр, билгеләр дә бирә, дип беләм. Хөкүмәт исәпкә алмаган, әмма алардан башка тормыш бармаган хезмәт вәкилләре дә бар әле…» – диелә хатта.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Овечкин пригласил на Ovi Cup юную болельщицу, передавшую ему свою клюшку

Петербургская команда по фигурному катанию победила в командном турнире чемпионата РФ по прыжкам

Диковинное племя

Краснодарцы остановили армейскую серию // «Локомотив-Кубань» в Москве обыграл ЦСКА

Музыкальные новости

Маск поддержал бойкот интервью Джоковичем на Australian Open

Карпов: Бителло близок к уходу из «Динамо», «Ботафого» заплатит €18 млн

Погода в Калининграде 18 января

«Бизнес в России-2025: экономическая безопасность бизнеса, финансовая безопасность»

Новости России

39 млн рублей — с одной жертвы. Назван топ крупнейших мошенничеств в Подмосковье в 2024 году

НА ЗЕМЛЕ ДЕЛАЮТ НАРКOТИКИ ИНОПЛАНЕТЯНАМ?! НАГЛЯДНО ВИДНО! ЧИТАЙТЕ! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

В прокат выйдет фэнтези «Царевна-лягушка»

Запрет деструктивной информации: что может войти в перечни «хороших» и «плохих» понятий

Экология в России и мире

Почему Писателям, Поэтам и Авторам книг стоит обратиться к литературному агенту!

Брюс Уиллис впервые за долгое время вышел в свет и заставил фанатов расплакаться: что произошло с актёром

Орган. TOP 10. Величайшие сочинения

Экстремально похудевшая Водонаева показала фигуру в открытом платье

Спорт в России и мире

«Фонсека в матче с Рублёвым в Австралии сыграл просто великолепно и не дал Андрею вернуться» — Петрова

Джокович о работе с Марреем: «Не вижу, чтобы он нервничал на моих матчах – у него такое же непроницаемое лицо, которое я видел последние 30 лет»

Мирра Андреева проиграла Соболенко в 1/8 финала Australian Open

Александра Панова в паре с Ханьюй Го обыграли дуэт из США в 1/16 финала AO — 2025

Moscow.media

14-я годовщина образования Следственного комитета Российской Федерации

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

• https://dusil.org • Dusil Photography

Эксперта, допустившего снос старинного особняка в Екатеринбурге, могут наказать











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Россияне встретили первую половину января 2025 г. с годовой инфляцией в 10%. И что ждать гражданам дальше?

Дело Ларисы Долиной рассмотрели в городском суде Йошкар-Олы

Более 1700 жителей Коломны посетили ночью крещенские купели

Жизнь родителей и школьников изменится на до и после: Госдума обрадовала россиян свежим законом