Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ирек Фатыйхов аздан гына «төп башына» утырып калмаган

«Кибермошенниклык» төшенчәсен берничә ел элек белмәсәк, хәзер адым саен сагалый кебек бу күренеш. Гади халык та, танылган шәхесләр дә бер-бер артлы мошенниклар кармагына эләгеп тора. Алып баручы, шоумен, пародист һәм җырчы Ирек Фатыйхов та мошенниклардан алдана язган.

«Дуслар, кичә, үзем дә сизмәстән, мошенниклар корбаны була яздым. Шундый кызыклы хәл: Чаллыга машинада барам, шалтыраталар… Сезгә хат киләсе бар, МФЦ яки почтадан аласызмы, диләр. Күптән түгел генә МФЦ белән эшләгән эш тә бар иде. Шуңа күрә дә ышана яздым. Телефон номерыгызны да биреп куябыз, диделәр. Ике төрле код та килде миңа. Аз гына булса да шик туды инде. «Ни здрасьте, ни досвидания»! Шуннан соң, янәсе, Дәүләт хезмәтләре порталыннан шалтыраталар. Бөтен хатлар «Ватсап» аркылы керә. Алга таба шушы операцияләрне үзегез эшләдегезме, дип сорадылар. Сезне «ватканнар», электрон документларыгызны урлаганнар, дип тә куркытырга тырыштылар. Банклардан 500 сум меңлек кредит картасын да минем исемгә рәсмилләштерү турында әйттеләр. Хәзер банкка барырга кирәк, димен боларга. Һәм шуннан әйтәләр, банк эчендәге хезмәткәрләр дә мошенник булуы ихтимал, дип… Әйтәләр «банкта андый-мондый хәлләр булса, хәбәр итәрсез...»

Шуннан соң гына мошенникларга эләгә язуымны аңладым. Башкалар сөйләгәндә, «ничек ышанып була» дигән фикердә, көлеп кенә карый идем...» – дип сөйли Ирек әфәнде социаль челтәрләрдәге аккаунтында.

Ул үзе сөйләгән видеоларына шулай ук мондый сүзләр дә язып куйган.

Берничә этаптан тора торган кеше алдау:

  • Башта мошенник шалтыратып код ала;
  • Дәүләт хезмәтләре порталыннан, янәсе, «сезне мошенниклар «ватканнар» дип шалтыраталар;
  • Махсус киберҗинаятьләр буенча полиция шалтыратуы (ялган була);
  • Русфинмониторинг вәкилләре булып элемтәгә чыгалар.
  • «Ышандыралар икән мошенниклар. Сак булыгыз», – дип тәмамлый Ирек әфәнде сүзләрен.

    Әлбәттә, сак булырга ктрәк, һәм бернинди банк та, портал да сезгә беркайчан да шалтыратмавын хәтергә «сеңдереп» куюдан да яхшырагы юк шул!

    Читайте на сайте


    Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




    Новости от наших партнёров в Вашем городе

    Ria.city
    Музыкальные новости
    Новости России
    Экология в России и мире
    Спорт в России и мире
    Moscow.media










    Топ новостей на этот час

    Rss.plus