«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында
Теш сызласа, шушы доганы укыгыз
Сәхабәләрнең берсе Габдуллаһ бине Равәхә (радый Аллаһу гәнһу) бер көнне Аллаһ Расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) теше сызлаудан изалануы турында әйткән.
Рәсүлүллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәрәкәтле кулын Габдуллаһ (радый Аллаһу гәнһу)ның авырткан яңагына куйган һәм болай дигән:
اللَّهُمَّ أَذْهِبْ عَنْهُ سُوءَ مَا یَجِدُ وَفَحْشَهُ بِدَعْوَةِ نَبِیِّكَ الْمَكِینِ الْمُبَارَكِ عِنْدَكَ
«Әллааһүммә әз̣һиб гәнһү сүү ә мәә йәҗидү үә фәхшәһү бидгьүәти нәбийикәль мәкииниль-мүбәәраки гиңдәк».
Аллаһым! Синең каршыңда мөбарәк һәм мөхтәрәм булган пәйгамбәреңнең догасы белән бу тешнең авыртуын ал».
Сез дә шушы доганы куллана аласыз. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, файдасын да тоярсыз.
«Дин вә мәгыйшәт»