Яшел Үзән районындагы полицейскийның вәхшилекләре өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгы 400 мең түләргә тиеш булачак. Бу полицейский кулга алынган кешене җәзалап, 7 кабыргасын сындырган, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.
2023 елның февралендә Булат Җамалиев, административ хокук бозуда шикләнеп, район кешесен полиция бүлегенә алып китә. Икесе арасында конфликт килеп чыга. Җамалиев кулы белән ир-атның авызына суга, тезе белән күкрәгенә тибә, соңыннан йөзтүбән капландырып, сикереп, тезе белән тагын бер тибә. Нәтиҗәдә, ирнең күкрәк читлеге имгәнә, гемопневмоторакс килеп чыга, биленә кан сава, ирене җәрәхәтләнә. Соңрак зыян күргән ир хәтта кабыргасының шыгырдаганын ишетүен дә сөйләгән.
Быелның июнендә Җамалиевны 4 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрделәр һәм, төрмәдә утырып чыкканнан соң да, аңа 10 ел дәвамында эчке эшләр органнарында эшләүне тыйдылар. Яшел Үзән районы суды зыян күргән ир файдасына Россия Эчке эшләр министрлыгыннан 400 мең сум түләттерү карары чыгарды. Зыян күрүче 1 миллион сум сораган була, шуңа күрә карарны шикаять итәргә җыена.