Әнвәр Нургалиев – туган җанлы кеше. Ул туганнарын якын итә, аларга булдыра алганча ярдәм итеп тора. Бигрәк тә аның бу сыйфаты апасының кызы Диана юл фаҗигасендә һәлак булгач, аның гамәлләрендә күренде. Ул апасына Диананың ятим калган 3 баласын үстерүдә ярдәм итә, балаларның да күңелен күреп тора.
Хәзер җырчы туганының гаиләсенә хыялларындагы йортны салырга ярдәм итә. Гаилә башлыгы үзе махсус хәрби операциядә.
«Племянница өчен йорт салу мизгелләре белән бүлешәсем килә. Бераз графиктан артта калабыз, әмма куып тотачакбыз. Мин аны «Ленин йорты» дип атадым, чөнки безнең кияүнең фамилиясе Ульянов. Мин аларга йорт салуда булышудан рәхәтлек алам. Алар 3 кыз һәм абыйларының 2 улын тәрбияли. Дөресрәге, әлегә туганым аларны берүзе тәрбияли, безнең Илюха махсус хәрби операциядә. Җәй башында өй туе үткәрерләр, дип хыялланам», – дип язган җырчы, зур йортны күрсәтеп.
Җырчыны язылучылары «яхшы абый», «сез – чын ир-ат», «холкыгыз өчен хөрмәт итәм» дип хуплаганнар. «Искиткеч йорт», «Ульяновлар сарае булган бу», – дип бәя биргәннәр төзелеп килүче йортка.