Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың Мәскәүдәге юбилей концертында Илсөя Бәдретдинова белән Марат Яруллин да катнашты.
Марат белән Илсөя сәхнәдә аерым чыгыш ясаганнан соң, сәхнә артында дуэт булып та җырлаганнар. Алар Зәйнәб Фәрхетдинова сәхнәдә «Ак майларда – ак вәгъдәләр» җырын башкарганда, аңа кушылып парлап җырлаган. Социаль челтәрдәге видеоны караучылар хәзер яңа дуэтны сәхнәдә көтә.
«Ильмирага алмаш тапканмени» дип сораган берәүгә «булган инде монда» дип җаваплаган икенчесе.
«Яңа дуэт»ны ошатучылар шактый, алар бу хакта комментарийларда «канәгать смайлик»лар калдырган.