Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Вафат булдым ахры, әни! Кичер мине!»: Җырчы Илназ Хәнәфиев сагыш хисләрен шигырь иткән

Җырчы Илназ Хәнәфиевнең якын дусты махсус операциядә һәлак булган. Дустын югалтудан күңелендә туган сагыш хисләрен җырчы шигъри юлларга салган.

«Тимербаев Раил Рәшид улы! Тыныч йокла, Брат! Илебез тынычлыгы өчен башларын салган барлык герой хәрбиләргә багышлана», – дип яза җырчы.

«Китәм, дигәч, әнкәй, китәм инде,

Бу бит – минем ирлек бурычым.

Ир-ат итеп тудыргансың, чөнки,

Тулы канлы итек кунычым.

Илне саклау – безнең бурыч, әнкәй,

Үтәп кайтам илем кушканны.

Без кайтырбыз, мин кайтырмын, әнкәй,

Җиңеп салып явыз дошманны.

Зинһар, әнкәй, зинһар, елама әле,

Бу бит бар да тиздән үтәчәк.

Мин көрәшәм илнең тынычлыгы өчен,

Һәм тиздән бу афәт бетәчәк.

Тукта, әнкәй, хәзер генә түгел,

Вәгъдә бирәм, тиздән бетәчәк!

Һәм ул беткәч, барлык галәмнәрне

Тыныч, матур тормыш көтәчәк!

Әнкәй бәгърем, җиңүләрне яулап,

Бер көн кайтам синең каршыңа.

Янәшәмдә булган хәрби вафат булды бүген...

Чәчкә куясым бар аның ташына.

Тукта, әнкәй, түкмә күз яшьләрең,

Җиңү безнең яклы, сүз бирәм!

Илебезнең данын яклап калу өчен,

Күпме егет, әтиләр килгән!

Әнкәй, бүген чиккә үтәсебез була,

Берничә көн хәбәрдә булмам...

Тик, әнкәем, сиңа сүз бирәмен,

Явыз дошман җирендә калмам!

Ярый, әнкәй, безгә китәр вакыт,

Тар-мар итәр вакыт дошманны.

Мине ир итеп үстердең, әнием,

Үтәр вакыт илебез кушканны!

Шома гына түгел үтәү боерыкны,

Өстебезгә ялкын коела.

Догаң кирәк, әни, зинһар өчен,

Өзеләмен кебек тоела.

Яраландым, әни, тирән яра...

Әй, сыкрый җаным, әнием...

Китәм ахыры, әнкәй, йөрәк шулай сизә...

Авырлыкны ничек әйтием?!

Бер мизгелгә шундый рәхәт хәзер...

Тавыш та юк, хәтта сызлану,

Бөтен дөнья уч төбендә кебек,

Шундый рәхәт җылы уйлану!

Вафат булдым ахыры, әни!

Кичер мине!

Үтәмәдем биргән вәгъдәмне!

Күңел сыкрый, тик җанымда тынлык...

Күк йөзеннән күрәм галәмне!

Әнкәй бәгърем, зинһар, өзгәләнмә,

Кайткач йортка минем җәсәдем.

Мин китәргә тиеш идем илем өчен,

Син беләсең инде сәбәбен!»

Фото: © социаль челтәрләр

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus