Гүзәлем белән Салават Миңнехановларның уллары тууы һәм аңа Ибраһим исемен сайлаулары турында язган идек. Гүзәлем бала тудыру йортыннан үзен һәм улларын каршы алу мизгелләре төшерелгән видеоны күрсәтте.
Яңа туган кешене каршы алырга яшь гаиләнең якыннары, туганнары һәм дуслары килгән. Һәрберсенең кулында – купшы гөлләмә.
Өйләренә кайтып җиткәч, хәзрәт сабыйга исем дә кушкан.
«Ибраһим – ул бик борынгы исем, пәйгамбәрнең исеме. Бу исемне сайлавыгыз бик яхшы, мәгънәле исем. Салават улы Ибраһим дип кушабыз», – ди хәзрәт.