«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җаваплар» телеграм-каналында яулыксыз йөргән хатын-кызларның намазы турында сорауга җавап чыкты.
Көндәлектә яулык ябып йөрмәгән хатын-кызның намазы кабул булмый, диләр. Дөресме?
Бу сорауга җавапны берничә өлешкә бүлү кирәк: Намаз укыган вакытта кеше – гаурәтен, шул исәптән, хатын-кыз башын яулык белән капларга тиеш.
Гаурәтне каплау – намазның шарты булып тора. Шуңа күрә намаз укыганда хиҗабтан булу мәҗбүри.
Намаз шартлары үтәлсә, ул кабул булыр, иншаллаһ.
Ләкин намаздан тыш башка вакытларда да хатын-кызның яулык бәйләве мөһим. Аллаһы Тәгалә бу хакта – Коръәндә, ә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә хәбәр итә. Галимнәребез дә бертавыштан, хатын-кызның өс-башы капланган булырга тиеш, диләр.
Әби-бабаларыбыз да бу әмерне белгәннәр, башларында хиҗаб яулык булган. Инде әйтергә теләгән төп фикеребезгә килеп җиттек: намаз белән хиҗабның хөкеме төрле.
Ягъни мөслимәгә намаз укымавы өчен – аерым, хиҗабсыз йөрүе өчен аерым гөнаһ языла.
Намаз уку да, хиҗаб кию дә – фарыз гамәлләр.
Хатын-кыз көндәлектә яулыксыз йөрсә дә, берүк намазын ташламасын, намазында ныклы булсын. Әгәр күңелендә изгелеге, ихласлылыгы булса, Аллаһының рәхмәте белән, хиҗаб киюгә дә килер.
Аллаһының рәхмәте киң. Аллаһ Коръәндә: «Дөреслектә, намаз кешене фәхешлектән һәм гөнаһлардан саклар», – ди. Шуңа күрә җиренә җиткереп башкарылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә, диелә бу җавапта.