Сирия оппозициясе исламистлар ярдәме белән Алеппога кинәт һөҗүм иткән. Россия авиациясе аларга һөҗүм ясый, дип яза «Осторожно новости» каналы.
«Ирекле Сирия армиясе»ндәге (аларга Төркия актив ярдәм итә) һәм башка группировкалардагы баш күтәрүчеләр Алеппога көтелмәгән массакүләм һөҗүм башлаган. Алар үз ресурсларында язуларынча, бу – Сирия хөкүмәте гаскәрләре тарафыннан артиллерия атышларына җавап, 1 көн эчендә алар илдәге 150 хәрбине үтерүләрен әйтә. Баш күтәрүчеләр 13 авылны басып алган, шулай ук дистәләгән кешене әсир төшергән – аларны мыскыл иткән видеолар Телеграм-каналларда чыга башлаган. Алар М5 шоссесын (Алеппо – Дамаск) контрольгә алган һәм шәһәргә якынрак килә алган, дигән мәгълүматлар да чыкты.