Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Һади Такташ» группировкасының төп киллеры Казандагы ике эшмәкәрне «саткан»

«Һади Такташ» группировкасының төп киллеры 2 авторитетны «саткан»: ул, алар әмере буенча, 1999 елда Казанда эшмәкәр Олег Палутинны үтергән була. Киллер гомерлеккә иректән мәхрүм ителүне 25 елга калдырырга һәм иреккә чыгарга өметләнә.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, киллерлар Ринат Фәрхетдинов («Ринтик») һәм Александр Новицкий җирле эшмәкәр Олег Палутинны үтерү заказын башкара. Үтерү – гадәти схема буенча: тавышны томалый торган әйбер белән җиһазландырылган Макаров пистолеты ярдәмендә «тыныч» кына, кешегә күрсәтмичә генә эшләнергә тиеш була. Эшмәкәрне 28 гыйнварда атып үтерәләр. Моның өчен алар һәрберсе 2000$ акча ала.

Киллер Ринат Фәрхетдинов – «Ринтик»

Кеше үтерүчеләрнең тормышы аяныч була. 2016 елда Новицкий шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыга һәм туберкулездан вафат була. Ә «Ринтик» «Кара дельфин» төрмәсендә гомерлек срок уздыра. Әлеге эш буенча 25 ел дәвамында ачыла алмаган фактларны хәзер генә ачыклый алганнар: Ринат Фәрхетдинов, гомерлек срогын кыскартырга теләп, тикшерү белән хезмәттәшлек итә башлаган. Ул иптәше белән бергә башкарган җинаяте турында күрсәтмәләр биргән. Һәм 2 эшмәкәрне – «Автодор» оешмасының генераль директоры урынбасары, 50 яшьлек Вадим Сошниковны һәм аның кул астында эшләгән 49 яшьлек Рафаил Хамдеевны «саткан».

Сошников 1999 елда мошенниклык өчен хокук сакчылары күзенә эләккән була инде – җинаять эше ялган документлар буенча кредит алу белән бәйле була. Нәкъ шул елда, криминаль йогынты өлкәсен бүлгәләү өчен, үзенең партнерын үтерергә заказ бирә дә инде. Сошников өйләнгән, балалары бар. Эшмәкәр һәм аның эшчесе Хамдеевны Совет районы суды кулга алган.

Эшмәкәр Рафаил Хамдеев

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus