Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда этләр талап үтергән Жанна Хөсәеновага һөҗүм мизгеле видеога эләккән

Казанның Самосырово бистәсендә Жанна Хөсәеновага этләр өере ташланган мизгел йортларның берсендәге видеокүзәтү камерасына эләккән.

  • Жанна Хөсәенова, этләр талавын әйтеп, коткару хезмәтенә шалтыраткан булган

Кадрларда күренгәнчә, Жанна ашыкмыйча гына Мир урамындагы 130нче йорт яныннан бара. База (хуҗасы – Иосиф Лившиц) янында бер эт Жаннага ырлый башлый. Берничә секунд узуга, кадрда этләр өере барлыкка килә. Уннан артык эт Жаннага ташлана, ул, этләрдән качарга теләп, оешма янындагы басуга чаба. Соңрак Жаннаның мәетен юлдан 100 метр читтә табалар.

  • Казанда этләр талап үтергән дип фаразланган хатын-кызның телефонын тапмаганнар

«KazanFirst» телеграм-каналы язуынча, кадрларда эт көтүенең нәкъ менә Лившиц оешмасы территориясеннән чыкканы ачык күренә. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, әлеге видео чыннан да тикшерү карамагында бар, тик видеода нәрсә төшерелгәнен аңлатудан баш тартканнар.

Жанна Хөсәнованың үлеме буенча шау-шулы җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Төп шикләнелүче – Иосиф Лифшиц, аны 2 айга өй арестына җибәргәннәр.

  • «Үлем сәбәбе – шок»

«Интертат» журналисты һәлак булган Жаннаның тормыш иптәше белән сөйләшкән иде.

Кисәк кырга борылган ул, анда сукмак та юк, югыйсә. Ничек анда барып эләккән ул? База янында юл бар, ә ул кырдан барган. База кырыендагы ул юлдан, этләр булганга күрә, беркем йөрми иде. Этләр күп икәнен бөтен кеше, участковый да күптәннән белгән. Участковый Жаннаның «112 гә» – коткару хезмәтенә шалтыратуын да белгән, ә шуны эзләгәндә безгә әйтмәде. Ул бит шалтырату буенча барган булган. Этләр ташланганын белә торып та безгә әйтмәгән булып чыга. Этләр аны өзгәләгәндә, Жанна кычкырган бит, – дип сөйләгән иде ул безгә.

  • Этләр талап үтергән Жаннаның ире Рөстәм: «Кеше итен ашаган эт качкан булса, бик куркыныч»

Жаннага этләр өере ташланган мизгел шушы йорттагы камерага эләккән.

Фото: © KazanFirst Телеграм-каналы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus