Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Урманга алып барып җәзалады». Билгеле эшмәкәр хатынын эш урынында үтергән

Карелиядә яшәүче эшмәкәр ир-ат элеккеге хатынын үтергән. Ул пилмән кафесы хуҗасы буларак билгеле. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат хатынын хезмәттәшләре каршында – офиста үтерә. «Пилмән короле» Александрга карата җинаять эше судка тапшырылган.

Фаҗига 2024 елның июлендә була. Ир-ат Петрозаводск шәһәрендә хатыны эшли торган офиска килә һәм элеккеге хатынына һөҗүм итә. 45 яшьлек хатын пычак белән яраланудан һәлак була. Хезмәттәшләре дә аңа ярдәм итәргә өлгерми.

Александр хәзер СИЗОда утыра, ул гаебен танып күрсәтмәләр бирә. Үтерүгә 1 ай алдан ул элеккеге хатынын урлап, урманга алып китә. Хатынны шунда җәзалый.

«Гаепләнүче урманда кеше йөрми торган урынны сайлый, үзе белән пычак, секатор, электрошокер, тарттырып бәйли торган хомутлар да ала. Ул элеккеге хатынына корал белән яный, мөнәсәбәтләрне яңартуны таләп итә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Урманда булган хәлләр турында хатын беркемгә дә сөйләми.

«Аны җәзалаган, шокер белән куркыткан, дигән гайбәтләр булды, тик хатын аны сөйләмәде. Без аның борчылганын күрдек. Бергә яшәгән соңгы айларда алар еш талашты, моны балалары да күреп тора. Ир улын әнисенә каршы котырта, үзенә алып китә, кызы әнисе белән кала. Ул иренең психопат, көнче тиран булуын, шуңа аерылышуын әйткән иде», – ди хезмәттәшләре.

Ир аерылышу белән килешә алмый, хатынын кайтарырга тырыша, эзәрлекли. «Александр 2024 елның июнендә хатынны урлап, урманга алып алып бара, башка ир-атлар белән мөнәсәбәтләре булганмы икәнен ачыкларга тели. Кулларын, аякларын бәйләп куя, битенә, гәүдәсенә суга. Ул аңа «хыянәт итмәвенә инангач кына» җибәрә», – дип сөйли сайт чыганагы.

Хәзер Александрны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу эшне тиздән суд карый башлый. Мәрхүмә хатынның балигъ булган яшьтәге ул Петрозаводскида яши, мәктәптә укучы кызы аның туган сеңлесендә Петербургта тора, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus