2025 елда 118 ял көн һәм 247 эш көне көтелә. Яңа ел бәйрәмнәрендә 11 көн ял көтелә, дип яза РБК. 2024 ел кәбисә булу сәбәпле, 1 эш көне күбрәк иде.
Январь – 17 эш көне, 14 ял һәм бәйрәм. 1нче гыйнвардан 8енә кадәр ял булачак. Беренче эш көнендә нибары ике генә эш көне булачак – 9, 10 гыйнвар.
Февраль – 20 эш көне, 8 ял һәм бәйрәм. 23 февраль якшәмбегә туры килү сәбәпле, тагын бер көн ял барлыкка килә, аны 8 майда ял итәчәкбез.
Март – 21 эш көне, 10 ял һәм бәйрәм. 8 март шимбәгә туры килү сәбәпле, тагын бер ял барлыкка килә, ул 13 июньгә күчерелә. 7 март – кыска эш көне.
Татарстанда Ураза бәйрәм – 30 март (якшәмбе). Якшәмбе ялы күчерелми – бөтен Россиядәге кебек ял итәбез.
Апрель – 22 эш көне, 8 ял. 30 апрель – кыскартылган эш көне.
Май – 18 эш көне, 13 бәйрәм һәм ял. Майда ике 4 көнлек ял көтелә.
1, 2, 3, 4 май ял итәбез (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр).
8,9,10, 11 май ял итәбез (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр).
Июнь – 19 эш, 11 бәйрәм һәм ял.
11 июнь – кыскартылган эш көне. Аннары 4 көн ял – 12,13,14,15 ял (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр).
Татарстанда Корбан бәйрәм – 6 июнь (җомга), шуңа күрә 6,7,8 – өч көнлек ял барлыкка килә.
Июль – 23 эш көне, 8 ял. Июль эш көннәре буенча иң күп айларның берсе.
Август – 21 эш көне, 10 ял.
Республика көне – 30 август (шимбә).
Сентябрь – 22 эш көне, 8 ял.
Октябрь – 23 эш көне, 8 ял.
Ноябрь – 19 эш көне, 11 ял һәм бәйрәм.
1 ноябрь – кыскартылган эш көне. 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр – алты көнлек эш атнасы. Аннары 3 көн ял – 2,3,4 ноябрь.
Татарстан Конституциясе көне – 6 ноябрь (пәнҗешәмбе).
Декабрь – 22 эш көне, 9 бәйрәм һәм ял.
Соңгы эш көне – 30 декабрь. 31 декабрь – ял көн.
Кайсы яллар кая күчерелә:
4 гыйнвар (шимбә) – 2 майга (җомга)
5 гыйнвар (якшәмбе) – 31 декабрьгә (чәршәмбе)
23 февраль (якшәмбе) – 8 майга (пәнҗешәмбе)
8 март (шимбә) — 13 июньгә (җомга).
1 ноябрь (шимбә) — 3 ноябрь (дүшәмбе).
Кыскартылган эш көннәре:
7 март, җомга
30 апрель, чәршәмбе
11 июнь, чәршәмбе
1 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне)
Татарстандагы бәйрәм көннәр:
Ураза бәйрәм – 30 март (якшәмбе), Корбан бәйрәм – 6 июнь (җомга), Республика көне – 30 август (шимбә), Татарстан Конституциясе көне – 6 ноябрь (пәнҗешәмбе).