Әти-кыз дуэты – Айдар Галимов белән кызы Айгизә тамашачыларына «Әти кызы» дигән җыр тәкъдим итте. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә җырны һәм Айгизәнең тавышын яратып кабул иткәннәр.
Интернет киңлекләрендә артык ачык киемнәре белән шау-шу куптарган җырчы кызы, әтисе белән җырлаганда да үз стиленә тугры калган. Мондый күлмәкләрен башка урында кисен, тик әтисе белән бергә чыгыш ясаганда тыйнаграк киенергә кирәк, дигән фикер белдергән халык.
«Барысы да матур, әмма сәхнәгә әтиең белән чыккансың икән, тыйнаграк күлмәк кисәң, барысы да искиткеч булыр иде»;
«Эх, икенче күлмәк кисә...»;
«Ник Айгизәнең бөтен җире ачык», – дигән комментарий язучыларга: «Айгизә монашка түгел, тынычланыгыз. Заман белән бергә атларга кирәк», – дип җавап биргән берәү.
«Айгизәнең тавыш тембры нинди матур икән. Җырла, Айгизә, халкыбызның син иң якты йолдызы булып балкырга тиеш»;
«Күңелгә керә торган җыр, концертта тамашачыларның күзләре яшьләнде»;
«Айгизәнең тавышы бик матур, күңелгә ята», – дип яратып кабул иткәннәр артистның кече кызының чыгышын.