Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Шәрипҗанов: «Мине тамашачылар да жәлли инде»

Җырлы гаилә – Шәрипҗановлар гаиләсендә Гөлназ, тормыш иптәше Илсурга караганда, күпкә усалрак булып тоела. Тик Илсур сүзләренә караганда, бу – шулай күренә генә икән. Чынлыкта, Илсур үзе Гөлназдан күпкә усалрак һәм таләпчәнрәк. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалында чыга торган «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән.

«Мине тамашачылар да жәллиләр инде. Гөлназны усал дип уйлый бөтенесе дә. Ә мин сәхнәдә генә шулай, сәхнә артында, тормышта белмисез әле сез мине. Тормышта мин Гөлназга да, балаларга да, үземә дә, тирә-ягымдагы дусларга да – барысына да бик таләпчән. Минем тормыш принципларым, кагыйдәләрем бар. Шул кагыйдәләрдән китә башлыйм икән, холкым бозыла.

Гөлназ белән бер-берегездән ялыкмыйсызмы, дигәндә, юк, ялыкмыйбыз. Без инде 8 ел бергә. Сәхнәдә дә, өйдә дә, юлда да бергә. Шушы 8 елның 8 көнен генә аерым торган бармы икән? Мин эшләр буенча берәр кая китсәм, Гөлназ шалтырата башлый. «Илсур, кайт, өлгермим. Балаларны да алырга кирәк, кибеткә дә керергә, ашарга да пешергә кирәк», – дип.

Безнең өйдә «хатын-кыз эше», «ир-ат эше» дигән әйбер юк. Барлык документ эшләрен Гөлназ алып бара. Мин дә оялып тормыйм, кайвакыт, Гөлназ өлгерми икән, аны аш бүлмәсеннән «куып чыгарам» да, «бүген үзем берәр тәмле әйбер пешерәм» дим.

Бер-беребезгә бик ияләштек һәм бер-беребездән башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз», – дигән Илсур Шәрипҗанов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus