Актаныш районының элекке башлыгы, элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән, дип хәбәр иткән идек. Илнар Фәттахов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Аңа каршы узган атнада сак астыннан өй арестына чыгарылган Тукай районы башлыгы Фаил Камаев күрсәтмә биргән булырга мөмкин, дигән фаразлар да бар. Фаил Камаевны, шулай ук акчалар үзләштерүдә гаепләп, 23 апрельдә кулга алганнар иде. Илнар Актанышта башкарма комитет җитәкчесе булган чорда Фаил Камаев Актаныш районын җитәкләде.
Илнарның федераль эзләүгә бирелүе турындагы хәбәрдән соң, аның тормыш иптәше, Казандагы иң танылган стилистларның берсе Лилия Фәттаховага да тискәре сүзләр язучылар арткан.
«Көлке! Берни булмаган кыяфәт чыгаралар. Ире миллионнар урлаган өчен эзләүдә, үзе шул акчаларга кәеф-сафа кора»;
«Карарбыз, бу гаиләнең бәхете озакка барырмы. Сәхифәсендә иренең якыннары белән мөнәсәбәтен күреп, бу – бик каты яратучы хатын-кыз өчен дә артык неадекват һәм ясалма мөнәсәбәт, дип уйлаган идем»;
«Әлеге ясалмалык иренең элекке хатыны күрсен өчен генә иде. Бай ирне гаиләсеннән алып киттем дә, барысы да яхшы булыр, дип уйлагандыр. Бумеранг дип атала», – кебек кайбер комментарийларны сторисларында күрсәтеп, Лилия Фәттахова хейтерларына җавап бирде.
«Ой, бу диван тәнкыйтьчеләре. Үземнең гаиләмне үлеп яратам. Бу сүзләрне көн саен, һәрвакыт кабатлап торачакмын. Ирем белән мөнәсәбәтләребез искиткеч, борчылмагыз!
Бер үк хатын-кыз үз-үзе белән дискуссия оештырган. Укырга көлке, тик без мондый клоуннарны түзеп тормыйбыз, автомат рәвештә блокка җибәрәбез.
Әлеге мизгелдә кунакка икенче әнием – кайнанам һәм башка туганнарыбызны көтәм. Чын күңелдән эшләсәң, хәтта дүшәмбе көнне дә бөтен нәрсәгә өлгерергә була.
Беркайчан да чын КЕШЕләрне күрмәгән вак җанлы кешеләр турында нәрсә әйтә алам? Акыллы кешеләр инде күптән дөреслек белән ялганның кайда, ничек икәнлеген күрделәр. Мине акылсыз кешеләрнең фикере кызыксындырмый.
Кайбер хатын-кызлар үзләренең әниләре, гаиләләре белән дә мөнәсәбәтләрен җайлый алмый, кайнаналары белән аралашу турында әйтеп тә тормыйм инде.
Андый кешеләр өчен минем тормышым һәрвакыт фантастика булачак. Күз генә тимәсен.
Бөтен яхшы кешеләрнең дә үзләрен башкалар белән чагыштырмаслык һәм бәхетсезлекләреннән башкаларга ташланмаслык дәрәҗәдә бәхетле булуларын телим.
Авырлыклар һәрвакыт булды һәм булачак. Безне сындыра алмаслар. Мин моны аңладым инде. Әйе, безнең илдә намуслы кешеләрне яратмыйлар, өстәвенә, алар әле акыллы да булсалар!» – дип яза Лилия Фәттахова социаль челтәрләрдә.